Райондашыбыз Әминә Закирҗанова - Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасы җиңүчесе булды
Спорт яңалыклары

Райондашыбыз Әминә Закирҗанова - Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасы җиңүчесе булды

Яшь чемпионнарың белән горурлан, Саба!

  20-23 апрелендә Санкт-Петербург шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасында Саба районы «Олимп» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Әминә Закирҗанова искиткеч әзерлек, максатчанлык күрсәтте һәм 1 урынны алды. Афәрин!  Әминәне һәм аның тренер-укытучысы Романова Анна Владимировнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да зур җиңүләргә ярешергә язсын!


Нет комментариев