«САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе - алдынгылар рәтендә
Спорт яңалыклары

«САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе - алдынгылар рәтендә

Мәскәүдә «Россия спортының Цифрлы трансформациясе - 2022» II Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.

21 октябрьдә Мәскәүдә «Россия бүген» Халыкара мультимедиа матбугат үзәге сәхнәсендә «Россия спортының Цифрлы трансформациясе - 2022» II Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы «Физик культура һәм спорт белән идарә итүнең иң яхшы төбәк органы» номинациясендә җиңүче булды.

«Россия спортының Цифрлы трансформациясе - 2022» финалистлары исемлегендә - «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе дә бар иде.

Финал этабында «Иң яхшы тренер» номинациясендә «САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе тренеры Еатерина Ищенко җиңү яулады.

Котлыйбыз!


Нет комментариев