Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Саба районында эшләүче яшьләр өчен мавыктыргыч квиз-уен оештырылды

Җиңүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Дилүс Закиров бүләкләделәр.

2⃣0⃣ августта Байлар Сабасында «Яшьлек» яшьләр үзәге эшләүче яшьләр өчен мавыктыргыч квиз-уен оештырды! Бу вакыйга Халыкара яшьләр көненә махсус оештырылып, үз эрудициясен һәм команда рухын күрсәтергә әзер булган 60ка якын катнашучыны җыйды.

Чараны тантаналы рәвештә Яшьләр эшләре һәм Спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Дилүс Закиров ачты.

"Без яшьләр белән бер дулкында булу өчен яңа чаралар уйлап табарга тырышабыз. Төрле спорт һәм иҗади чаралар үткәрәбез", - диде Ирек Рамазан улы.

Җиңүчеләр арасында якты коллективлар да бар:

 

🥇 урынны финанс бюджет палатасын тәкъдим итүче «Неученые» командасы яулады;
🥈 урынны Шәмәрдән хастаханәсеннән «ЭКГ " командасы алды;
🥉 урынны Саба районының «Феникс» командасы, яшьләр җыелма командасы алды.

Җиңүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Дилүс Закиров бүләкләделәр.

Бу чара яшьләрнең сәләтләрен һәм энергиясен берләштерүнең ачык мисалына әверелде, яңа белемнәргә һәм актив яшәү рәвешенә омтылуны күрсәтте. 🚀

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев