Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында Саба чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды

23 нче апрель көнне, Шәмәрдән зонасында, хезмәт коллективлары арасында хатын-кызларның волейбол буенча Саба чемпионаты төгәлләнде.

 Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Гомәрова катнашты. Быелгы чемпионатның жиңүчеләре булып, 1 нче урында Шәмәрдән "Үсеш" лицее, 2нче урында "Салават күпере" балалар бакчасы, 3нче урында "Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты" коллективы командалары танылды.

"Салават күпере" командасыннан Алсу Бикмөхәммәтова, "Утар балалар йорты" командасыннан Сирена Сабирова, "Шәмәрдән лицее" командасыннан Резеда Сабирова, "Яшьлек"яшьләр үзәге командасыннан Зөлфия Камалиева ярышларда иң яхшы уенчылар дип танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев