Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Сибирь" белән уенда Владислав Подъяпольский “Ак Барс” капкасына гол керттермәде

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Новосибирск шәһәрендә узган матчта “Сибирь” комадасын җиңде.

“Ак Барс” хоккей командасы Новосибирск шәһәрендә “Сибирь” комадасын 0:1 исәбе белән җиңде. “Ак Барс”ның төп капкачысы Владислав Подъяпольский бер гол да керттермәде.

  • Владислав Подъяпольский 8 октябрьдә “Северсталь”гә каршы уенда, бер алка да керттермичә, командасына җиңәргә ярдәм иткән иде.

Беренче период. Унберенче минутта “Сибирь” командасы алка кертте, ләкин ул алка, видео кабатлауда күренгәнчә дөрес кертелмәгән булганга, исәпләнмәде. Беренче һәм икенче периодларда голлар булмады. 

Өченче период. Тугызынчы минутта, күпчелектә уйнаганда, Пол Постма бәрүеннән соң Роб Клинкхаммер “Ак Брас” командасы өчен алка кертте, шулай итеп исәп ачылды (0:1). Бу кертелгән алка “Ак Барс”ка җиңү китерде.

“Ак Барс” командасы тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уенчыларга ял биреп торып, бозга чиратлап чыгара. Бүген Данис Зарипов чыкмады. Өч атнага якын бозда күренмәгән Фёдор Малыхин уенда катнашты.

Командалар составы:
"Сибирь": Тейлор (Красиков); Саюстов – Дугин – Пельтола, Логинов – Алексеев; Казаков – Комаров – Шаров, Морозов – Демидов; Яковлев – Романцев – Шашков, Наумов – Пиганович; Пешехонов – Бодров – Ткаченко, Игнатович – Савченко. 

"Ак Барс": Подъяпольский (Гарипов); Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма; Лукоянов – Малыхин – Потапов, Яруллин – Марков; Ткачев – Попов  – Галиев, Батыршин – Абросимов; Клинкхаммер – Бурмистров – Глухов (Кара).

  • “Ак Барс” 24 октябрьдә Кытайда “Куньлунь Ред Стар” командасына каршы уйный. Башлана 14.30 сәгатьтә.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев