Спортчыларыбыз чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар
Спорт яңалыклары

Спортчыларыбыз чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар

Чаңгы юлларында ярыш кызу

 19-21 мартында Бөгелмә шәһәрендә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.Саба муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышларда актив катнаштылар. Милютин Иван 5 км дистанциядә 3 нче, классик узышта 4 нче, Хәсбиуллин Аяз 5 км дистанциядә классик узышта 5 нче урыннары алдылар. 
Спортчыларыбызны һәм аларның тренер-укытучысы Илназ Таиповны котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!.


Нет комментариев