Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан белән Башкортстан хоккей командалары матчында өстенлекне Татарстан яулады

«Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасын буллит бәрү сериясендә өстен чыгып җиңде.

Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән көч сынашты. Татарстан командасы Башкортстан хоккейчыларыннан өстенрәк чыкты, уен исәбе — 3:2.

Матчта беренче символик алка ыргытуны Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов башкарды.

Беренче период кертелгән алкаларсыз үтте.

Икенче периодның беренче минутында «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Теему Хартикайнен күпчелектә гол кертте (0:1). Сигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев исәпне тигезләштерә алды (1:1). Унынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:1). Унсигезенче минутта Уфа командасы сакчысы Павел Коледов гол кертте (2:2).

Өченче периодта да голлар булмады. Өстәмә вакыт — овертаймда да тигез исәп сакланды, буллит бәрү сериясе башланды. Өстәмә бәрүләрдә өстенлекне «Ак Барс» алды. Станислав Галиев бәрүеннән соң, «Салават Юлаев» командасы, капкачы алканы тоткан дип уйлап, җиңүне бәйрәм итә башлаган иде инде. Тик Галиев алкасы кинәт капкачының артыннан очып керде һәм «Ак Барс»ка буллит бәрүләрне дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Ноктаны Джастин Азеведо алкасы куйды (3:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Хенкель — Лямкин;

Дыняк — Фрэттин — Ли (Марушев), Аверин.

«Салават Юлаев»:

Метсола (Кареев);

Умарк — Бурмистров — Хартикайнен, Семёнов — Ларсен;

Сошников — Маннинен — Кручинин, Арзамасцев — Коледов;

Кугрышев — Кадейкин — Жарков, Сергеев — Лисовец;

Солодухин — Хохряков — Башкиров, Пашнин — Мөхәмәдуллин.

«Ак Барс» киләсе уенын Екатеринбург шәһәрендә үткәрәчәк. «Автомобилист» — «Ак Барс» матчы 25 гыйнвар көнне 15:00 сәгатьтә

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев