Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан көрәшчесе халыкара күләмдә «Ел спортчысы» дип танылды

Премия лауреатларын билгеләгәндә дәгъвачыларның гадел көрәш һәм хәрби дисциплина кыйммәтләренә тугры булуы исәпкә алынды.

Чаллыдан тхэквондо көрәше остасы Рафаэль Камалов «Ел спортчысы-2018» Халыкара хәрби спорт советы премиясенә лаек булды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шушы ук премиягә Канаданың Хәрби-диңгез флотын тәкъдим итүче тхэквондочы хатын-кыз Иветт Йонг лаек булды. Бу - советның 71 еллык тарихында әлеге бүләкне бер үк вакытта ир-ат һәм хатын-кыз алган беренче очрак.

Лауреатлар өч этаптан торган сайлап алу барышында билгеләнде. Ахыргы карарны CISM директорлар советы кабул итте. Претендентларның спорт казанышларыннан тыш (Татарстан спортчысы – WTF тхэквондо буенча хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионы Т-и иск.), аларның оешманың гадел көрәш һәм хәрби дисциплина кыйммәтләренә тугрылыклы булулары исәпкә алынды.

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев