Татарстан спортчылары Курскига XII Бөтенроссия авыл спорт уеннарына китте
Спорт яңалыклары

Татарстан спортчылары Курскига XII Бөтенроссия авыл спорт уеннарына китте

Һөнәри ярышларда шулай ук иң яхшы сыер савучы, печән чабучы, механизатор һәм спорт белән шөгыльләнүче гаиләләр дә ачыкланачак.

Кичә, 1 августта,  Татарстан спортчылары Курск өлкәсенә юл тотты. Алар XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары финалында катнашачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

  • XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары финалы 3-7 август көннәрендә Курск шәһәрендә уздырыла. Курск сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган  әлеге ярышларда Татарстаннан 39 спортчы һәм 4 тренер катнашачак.

Авыл уеннары программасы 18 дисциплина: армрестлинг, баскетбол 3х3, волейбол, гер күтәрү, җиңел һәм авыр атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо һ.б. буенча ярышларны үз эченә ала.

Шулай ук һөнәри ярышлар да узачак: сыер савучылар, печән чабучылар, механизаторлар һәм спорт гаиләләре арасында иң көчлеләрне ачыклаячаклар. 

Фото: agro.tatarstan.ru

http://tat.tatar-inform.ru


Нет комментариев