Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстанлылар бөтенроссия көрәш чемпионатында биш алтын медаль яулады

“Ак Барс” көрәш сараенда узган ярышларда илнең 30 төбәгеннән 150 көрәшче катнашты.

Татарстан спортчылары Казанда бөтенроссия көрәш чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта “Алабуга 24” хәбәр итә.

“Ак Барс” көрәш сараенда узган ярышларда илнең 30 төбәгеннән тугыз үлчәү категориясендә 150 көрәшче катнашты.

Биш үлчәү категориясендә биш алтын медальне Татарстаннан Фирзәр Гыйниятуллин (60 кг кадәр), Ислам Фәлахов (70 кг), Ренас Кәлимуллин (85 кг), Илмир Төхвәтуллин (90 кг), Раил Нургалиев (100 кг) яулады.

Рим Кавиев һәм Александр Обоймов тәрбиячесе, 70 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Алабугадан Ислам Фәлахов иң яхшысы булды. Татарстан җыелмасына өч бронза медальне Искәндәр Мортазин (65 кг кадәр), Ренат Шәйхетдинов (75 кг) һәм Булат Мусин (90 кг) китерде.

Казан чемпионатында төп батыр булып, Ульяновскидан Сергей Павлик калды. Ул 100 килограммнан артык үлчәү категориясе финалында Татарстаннан Радик Сәлаховны җиңде. Россия чемпионаты ачылыш тантанасында йөзү буенча дүрт тапкыр олимпия чемпионы Александр Попов катнашты.

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев