Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

УНИКС ышанычлы рәвештә Еврокубок топ-16 уеннарында төркем лидерлыгына чыкты

Кичә үз кырында Казан баскетбол клубы уенчылары Истанбулның «Галатасарай» командасын 94:69 исәбе белән отты.

УНИКС ышанычлы рәвештә Еврокубок топ-16 уеннарында төркем лидерлыгына чыкты. Кичә үз мәйданнарында Казан баскетбол клубы уенчылары Истанбулның «Галатасарай» командасын 94:69 исәбе белән отты.

Реймар Морган, Алекс Тайс, Эрик Макколлум, Джамар Смит, Хаукур Палссон һәм Евгений Колесников матчның иң нәтиҗәле уенчылары булды. «Галатасарай»ның уен вакытындагы иң яхшы күрсәткечләре ТайУэбстерда, Алекс Пойтресста һәм Зак Огестта.

Турнирның быелгы сезонында Казан командасы өч матчта уйнады, ике тапкыр җиңү яулады - Вильнюсның «Ритас» һәм Истанбулның «Галатасарай» командаларын отты. «Монако» белән уен Уникс өчен җиңелү белән тәмамланды.

Казан баскетболчыларының Еврокубок топ-16 уеннарындагы киләсе уены 29-нчы гыйнварга планлаштырылган. Алар янә «Галатасарай» белән очрашачак, тик бу юлы кунакта, дип хәбәр ителә УНИКС сайтында.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев