Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Водолаз Максим Астахов 10 сәгать бозлы су астында булып рекорд куйган

6 сәгатькә кадәр җиңел иде, алтынчы сәгать узып китүгә үзем белән көрәшә башладым, ди водолаз.

А.Леонов исемендәге су асты фәнни тикшеренү отряды водолазлары Максим Астахов, Руслан Гыйльфанов, Денис Решетов, Игорь Артемьев 10 сәгатькә кадәр бозлы су астында булып рекорд куйган. Максим Астахов “Татар-информ”да булган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

Максим Астахов әйтүенчә, былтыр алар 6 сәгать су астында булганнар. “6 сәгатьтән батырлар адымы белән 10 сәгатькә сикердек. Алты сәгатькә кадәр барысы да җиңел иде, алтынчы сәгать узып китүгә үзең белән көрәшә башлыйсың”, - диде Максим Астахов

“Узган елгы тәҗрибәдән чыгып, 6 сәгатькә кадәр нәрсә буласын, физик һәм психик яктан да ничек икәнен, күпме ризык, никадәр һава кирәк булуын белә идек. 6 сәгатькә кадәр җиңел иде, алтынчы сәгать узып китүгә үзем белән көрәшә башладым”, - дип әйтте Максим Астахов.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев