“Зенит-Казан” волейболчылары Яңа Уренгой командасын җиңде
Спорт яңалыклары

“Зенит-Казан” волейболчылары Яңа Уренгой командасын җиңде

Казан командасы Яңа Уренгойның “Факел” командасын 3:0 исәбе белән җиңде.

“Зенит-Казан” волейболчылары Яңа Уренгойның “Факел” командасын 3:0 исәбе белән җиңде.

Казан командасы җиңүенә Нгапет, шулай ук Максим Михайлов зур өлеш кертте. Соңгы спортчы исәбендә – 20 очко.

8 декабрьдә “Зенит-Казан” Новосибирскида җирле “Локомотив” командасы белән очраша. Хәзергә Пламен Константинов спортчылары Россия Суперлигасының турнир таблицасында икенче урынны билиләр.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев