Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

АШЫГУЛАР – АВАРИЯГӘ

Һәркемгә мәгълүм, юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге тизлек режимының сакланмавы аркасында килеп чыга.

Районыбызда автомагистральләр юк, димәк, автомобильләрнең тизлеге 90 километр-сәгатьтән (+10 км/сәг.) артмаска тиеш. Шушы кагыйдә үтәлсә һәм торак пунктлар эчләрендә рөхсәт ителгән тизлек режимы сакланса, күңелсезлекләр бик күпкә азрак булыр иде. Ләкин, ни кызганыч, кагыйдә бозуларның зур күпчелеге "лихач"ларга туры килә. Агымдагы елның 9 аенда районыбыз юлларында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан һәм күчмә фоторадар комплексы (КРИС-П) ярдәмендә тизлекне арттыруның 7980 очрагы теркәлүе шул хакта сөйли. Бу узган елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 1254кә күбрәк һәм барлык төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның 74 процентын тәшкил итә.

Быел тизлек режимы сакланмавы аркасында килеп чыккан һәлакәтләр саны да ике тапкыр артты. Ашыгу юньлегә илтми, автомобиль зур тизлек белән килгән чакта кинәт туктый алмый, шуңа күрә үзегезне дә, башкаларны да кайгыга салмагыз.

Г.Гаянова,

административ практика буенча өлкән инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев