Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

БАРЫБЫЗ ДА ИМИНЛЕК ӨЧЕН

Хәзер автомобильләр зиннәтле әйбердән көндәлек кирәкле транспорт чарасына әйләнде. Машиналы булу, бер яктан, күп уңайлылык тудырса да, икенче яктан, уйландырмыйча да калмый. Иртәнге якларда Саба урамнарында транспорт ташкынын күреп, берүк, исән-сау йөрсеннәр дип озатып каласың. Ләкин тормыш без дигәнчә генә түгел. Бер ел эчендә республикабызда гына 700гә якын кешенең, шул...

Хәзер автомобильләр зиннәтле әйбердән көндәлек кирәкле транспорт чарасына әйләнде. Машиналы булу, бер яктан, күп уңайлылык тудырса да, икенче яктан, уйландырмыйча да калмый. Иртәнге якларда Саба урамнарында транспорт ташкынын күреп, берүк, исән-сау йөрсеннәр дип озатып каласың. Ләкин тормыш без дигәнчә генә түгел. Бер ел эчендә республикабызда гына 700гә якын кешенең, шул исәптән 30лап баланың гомере юлларда фаҗигале төстә өзелә. Мондый бәхетсезлекләрне булдырмый калу өчен безгә күп эшләргә кирәк әле. Әйтик, юлда йөрү культурасы элементар нәрсә кебек тоелса да, үтәлеше һич тә тиешле дәрәҗәдә түгел. Югыйсә кагыйдәләрне өйрәтү балалар бакчасыннан башлануы һәркемгә мәгълүм. Соңыннан бу эш мәктәпләрдә дәвам итә. Район күләмендә үткәрелгән төрле очрашулар, конкурслар, ярышлар да шушы максатка юнәлдерелгән. Күп кенә укучылар дәресләрдән тыш вакытта "Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе" (ДЮАШ) филиалында үзләренең белемнәрен арттыралар, практик әзерлек үтәләр. Мәктәпне тәмамлаганда өлгергәнлек аттестаты белән бергә машина йөртүче таныклыгы да алалар.

Габид Котдусов,

Саба гимназиясенең югары категорияле технология укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев