Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Ике айда гына исерек машина йөртүчеләр 20 юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарды, 3 кеше үлде, 20се имгәнде

11-31 март көннәрендә Россиянең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш транспорт чаралары йөртүчеләрне ачыклау максатыннан махсус рейдлар оештыра. Әлеге чара Татарстанда да уза. Спиртлы эчемлекләр кулланган йөртүчеләрне ачыклауга автоинспекция аеруча зур игътибар бирә. Ни өчен дисәң, Россия юлларында исерекләр гаебе белән ел саен 2 меңнән артык кешенең гомере...

11-31 март көннәрендә Россиянең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш транспорт чаралары йөртүчеләрне ачыклау максатыннан махсус рейдлар оештыра. Әлеге чара Татарстанда да уза. Спиртлы эчемлекләр кулланган йөртүчеләрне ачыклауга автоинспекция аеруча зур игътибар бирә. Ни өчен дисәң, Россия юлларында исерекләр гаебе белән ел саен 2 меңнән артык кешенең гомере өзелә, илгә кайтарып булмаслык матди һәм әхлакый зыян килә. Шуңа да карамастан, руль артына салган хәлдә утыручылар кимеми. Мисалга, 8-10 мартта ЮХИДИ инспекторлары республика юлларында спиртлы эчемлекләр кулланып транспорт чаралары белән идарә иткән 200гә якын кешене тоткарладылар. Шуларның 6сы - безнең район юлларында. Унынчы мартка каршы төндә генә дә 115 кешенең аек булмаган хәлдә автомобиль йөртүе ачыкланды. Шул исәптән безнең район юлларында тоткарланган 4 йөртүченең канында алкоголь барлыгы билгеле булды.

Ел башыннан исәпләгәндә, ягъни ике айда республика буенча транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән 3,5 меңнән артык йөртүче административ җаваплылыкка тартылса, шуларның 50се - безнең районныкылар.

Исерекләр - потенциаль җнаятьчеләр. Алар гаебе белән быел республика юлларында ясалган 381 авариядә 76 кешенең гомере өзелде, 561е төрле тән җәрәхәтләре алды. Быел ике айда исерек йөртүчеләр 20 юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарды, 3 кеше үлде, 29 имгәнде. Саба районында андый фаҗига теркәлмәде.

(Тулырак газетадан укый аласыз).

Илнур Насыйбуллин,

ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария