Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

"Хәзер Сабада машина йөртүчеләрнең 80-90 процентында балалар өчен утыргычлар бар" [+фото, видео]

Укулар башлану күп гаиләләрнең режимын үзгәртте. Хәзер иртәнге 7 белән 8 арасында Саба гимназиясе каршындагы юлда һәрвакыт пик сәгате.

Олылар эшкә ашыга, балалар укырга килә. Кемдер машинасыннан улын-кызын төшерә, кемдер, як-ягына карана-карана, җәяүлеләр сукмагыннан чыга.

Машиналарга төбәлгән карашлары белән: "Син үтәсеңме, мин үтимме башта?"- диләр кебек. Шикләнебрәк торган җәяүлеләргә транспорт йөртүчеләр кул белән "әйдә, үт" дип ишарә ясый. Шулай булмыйча, 1 сентябрьдән Административ җаваплылык турындагы кодекска да үзгәрешләр кертелде бит.

Хәзер җәяүлегә юл бирмәүчегә 1500 сум штраф түләргә түләргә туры киләчәк. Ә 12 яше тулмаган баласын махсус утыргычсыз йөртүчене 3 мең сум штраф көтә. Хәер, бу хакта бер ай алдан язган идек инде. Радио да сөйләп тора. Шуңа күрә нәтиҗә бар: зур штрафлардан һәркем хәбәрдар. 4 сентябрь иртәсендә ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы Габделбари Кадыйров алга сузган таякка буйсынып туктаучыларның барысы да диярлек балаларын фәкать махсус утыргычта йөртүчеләр булып чыкты."Нинди ременьсез хәзер!"- дип фикерен белдерде 4 яшьлек Язгөлне бакчага илтүче ханым. Иделия һәм Самат Исмәгыйлевларны да әти-әнисе утыргычлардан алды. Чит ил автомобилендә йөрүче

Марсель Закиров әнә аның зарурилыгына Казаннан кайтышлый үз мисалында төшенгән. Моның каршына Питрәч юлыннан хатын-кыз йөрткән машина килеп чыккан. Әле ярый тормозга басып өлгергән, салондагы баласын имгәнүдән утыргычы саклап калган.

-Штраф бәяләре арту шоферларга зур сигнал булды. Югыйсә үзебезнең балалар тормышын кайгыртабыз бит. Хәзер сансызларны ачыклыйлар. Казанда да тоташ тикшерәләр. Кагыйдә бозмагач, күңел тыныч,- ди Марсель.

Административ кодекска кертелгән үзгәрешләрне шоферларның ничек кабул итүе турында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиевтан та кызыксындык.

-Күпчелек ата-аналар 3 мең сум штраф түләгәнче, арзанракка махсус утыргычлар алу ягын карады. Минем хәзер Сабада машина йөртүчеләрнең 80-90 процентында балалар өчен утыргычлар бар дип әйтәсем килә. Беркөнне инспекторлар Теләчедә тикшерү үткәрделәр, кагыйдәләрне шушы рәвешле бозуның 1 очрагы ачыкланды. Гомумән, штрафларның артуы юлларда тәртипнең яхшыруына китерә,- диде ул.

Чыннан да, 1-3 сентябрь көннәрендә Сабада балаларны махсус утыргычсыз йөртүнең бер очрагы гына билгеле булган. Дөрес, 4 сентябрьдә Г.Кадыйров тагын бер беркетмә төзеде. Баласын җәяүләп мәктәпкә илтүче танышының хәленә кергәне өчен, аларны машинасына утыртканы өчен Т.М.га хәзер 3 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Тагын ике йөртүче иминлек каешларын эләктермәгән өчен җаваплылыкка тартылдылар. Ә Р.М. Сабага Олы Кибәчедән техник төзек булмаган машина белән килгән. Аңа дәүләт номер билгесен салдырырга туры килде. ЮХИДИ инспекторларын күреп, кире борылып китүчеләр дә булды. Андыйларны бүген булмаса, иртәгә юлда тәртип саклаучылар очрашу көтә.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Алсу Ибраһимова видеоязмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев