Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Кагыйдәләрне штраф үтәттерәчәк

Кагыйдәләр үтәлмәгәндә күпчелек очракта йөртүчеләр 1 меңнән 5 мең сумга, вазифаи затлар өчен - 10-50 мең сум, юридик затлар өчен 30 меңнән 200 мең сумга кадәр административ штраф санкциясе кертелә.

2012 елның 1 гыйнварыннан Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына кертеләчәк үзгәрешләр нигезендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның тагын да артуы көтелә. Үзгәрешләр ике этапта гамәлгә ашырылачак. Киләсе ел башыннан ук кертеләчәге җиңел таксиларда пассажирларны йөртүгә һәм багажны ташуга кагылышлы. Такси салонында тиешле мәгълүматның булмавы, квитанция яки касса чегы бирелмәве, төс графикасы схемасының яки автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге фонарь булмавы, йөртүченең пассажир ташу турында килешүне яки аның күчермәсен, яисә пассажир йөртү һәм багаж ташу өчен транспорт чарасы бирүгә заказ-нәрәтне күрсәтүдән баш тартуы кагыйдә бозу булып саналачак. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев