Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Сабада "Автобабай" ярышы узды [+фото]

Сабада ел саен "Автоледи"ны ачыклау инде традициягә керсә дә, "Автобабай"лар ярышы булганы юк иде әле. Ниһаять, ЮХИДИнең район бүлекчәсе мондый бәйгене үткәрүгә дә алынды.

Ярышта катнашырга яше 60тан узган биш кеше килгән иде. Алар барысы да күп еллар машинада эшләгән яисә яшьләрне автомобиль йөртергә өйрәткән осталар булып чыкты. "Автобабай" булырга теләүчеләрдән башта ЮХИДИнең пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин имтихан алды. Юлда йөрү кагыйдәләре буенча билетларны компьютерда чишү уңайсызрак булып чыкты, ахры, кайбер җаваплар дөрес түгел иде. Югыйсә барысы да транспорт ташкынының үзәгеннән дә авария ясамыйча йөри алырлык һәм гомерләрендә андый хәлләргә юлыкмаган "егетләр" иде. Моның шулай икәнлеген алар тизлеккә маневр ясап фигуралы йөрү барышында да ачык күрсәттеләр.

Югары Шытсудан килгән Гайфулла Мусин бу сынауны аеруча уңышлы үтте. Ике төрдән балларны берләштергәннән соң беренче урын Сабадан Хәлил Абдуллинга бирелде. Икенче урынны Иләбәрдән 1972 елдан руль артына утырган, һөнәр көллиятендә яшьләрне техника серләренә өйрәткән Мөдәррис Әсәтов алды. Гайфулла Мусинга 3нче урын бирелде. Эзмәдән Әнвәр Сабирҗанов - 4нче, Сабадан Ринат Идрисов 5нче нәтиҗә күрсәттеләр.

"Шул 5нче урынны алырмын дип башта ук чамалап куйган идем",- диде 44 ел машина йөрткән транспорт ветераны үз нәтиҗәсенә ризалыгын белдереп.

- Радиодан конкурс үтәчәген ишет­тем дә, үземне бер сынап карарга булдым олыгайган көндә. Бер танышым, катнаш, син беренче урынны аласың анда, дип үгетләгән иде. Шулай булып чыкты да,- дип шатлыгын уртак­лашты 1нче урын өчен видеорегистратор белән бүләкләнгән Хәлил Абдуллин. Хәзер 20 ел Сабадагы тракторчылар, шоферлар әзерләгән училищеда директор булып эшләгән җитәкче-ветеран 20 сентябрьдә Казанда үтәчәк "Автобабай" бәйгесенә әзерләнә. Анда да сынатмаска исәбе.

Шул ук көнне Илнур Насыйбуллин һәм "Республика юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Кукмара филиалы башлыгы Зәлия Сабирова белән "Саба таңнары" газетасы битләрендә мәктәп укучылары арасында барган "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" бәйгесенә дә йомгак ясадылар. 2012-2013 уку елы дәвамында конкурс сорау­ларына җавапларны 54 укучы җибәргән. Шуларның иң активлары бәйгенең йомгаклау турына чакырылдылар. Алардан компьютер сынау алгач, кызлар арасында призлы урыннарны гимназия укучылары Гөлинә Гыйлаҗиева, Адилә Рәхимова, Гөлназ Кадыйрова, егетләр арасында Олы Шыңар мәктәбеннән Ранил Вафин, Инсаф Мөхәммәтов, Салават Мөхәммәтгалиев яулады. 18-25 секунд. Күбесенә 20 билетның дөрес җавабын табар өчен әнә шулкадәр вакыт та җитте. "Укытучыбыз Хәниф абыйның тырышлыгы, күп шөгыльләнү нәтиҗәсе",- диделәр Олы Шыңар егетләре бертавыштан. Бәйгегә йомгак ясау бераз тоткарланса да, укучылар үзләре дә, укытучылары да нәтиҗәләрдән канәгать калды. Егетләр хәзер түземсезлек белән автомобиль йөртү таныклыгы аласы көннәре килеп җиткәнен көтә. "Дүрт ай бар әле",- ди Инсаф. Транспорт йөртүчеләрне һәрчак имин юллар гына көтсен иде.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев