Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Сабада бер машина йөртүчесе 2 көн эчендә 2 тапкыр исерек килеш тоткарланган

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклау өчен журналистлар белән берлектә рейдлар үткәрү инде ел башыннан дәвам итә.

Дүшәмбе кичендә ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин, полиция хезмәткәре Илдар Нәгыймов белән Лесхоз бистәсен, Эзмә, Өтернәс, Пүкәл, Олыяз, Иштуган, Мишәбаш, Килдебәк, Сабабаш авылларын урадык. Ял көннәреннән соң "баш төзәтүчеләр" хәйран очраштыргалый иде. Кайберәүләр кагыйдәләрне бар дип тә белми. Шундыйларның берсе - Теләче районының Күкчә авылы кешесе В.Л. Сабада тоткарлана. Руль артына эч­кән хәлдә утыручының автомобилен штраф-стоянкага алып килеп ябалар. Йөртүче иртәгесен машинасын барып ала һәм ...шул ук көнне кабат исерек килеш идарә итә. "Хәзер аңа 30 мең сум күләмендәге штрафны ике­ тапкыр түләргә туры киләчәк",- диде И.Насый­буллин. Шундый ук очрак Сабада 9 сентябрьдә Ачы авылында яшәүче йөртүче Г.Л. белән дә кабатлана. Салмыш йөртүчегә соңгы беркетмәләрнең берсе Төбәк авы­лында төзелде. 1972 елгы механизатор Р.Г. тракторы белән артка чигенгәндә электр баганасына килеп бә­­релә һәм, шуның өстенә, хәсрәтеннән, аракы эчеп тә ялгышлык эшли. Хәзер аңа электр баганасына ките­релгән зыянны гына түгел, юл-транспорт вакыйгасыннан соң исерек хәлдә булганы өчен дә штраф түләргә туры киләчәк.

Шунысы куанычлы, дүшәм­бе кичендә руль артында утыручыларның барысы да диярлек аек иде. "Нинди эчү! Мин үзем ФСБ бит", -дип кенә җибәрде Эзмә авылында туктатылган егет. Өтернәс, Пүкәл авылларында гомумән тынлык, комендант сәгате диярсең. Иштуганда исә машиналар хәрәкәте туктап тормаса да, алкотестер барысының да аек икәнлеген күрсәтте. "Эчү турында сүз дә була алмый, правам берәү генә бит",- диде, сез Казаннармы әллә, дип кызыксынган "12"лене йөртүче. Тагын берсе МЧС хезмәткәре хәмергә якын да барырга тиеш түгеллегенә ишарә ясады. Тизрәк өйгә кереп калыйм дигән шикелле зур тизлектә барган автомобиль артыннан куу да беркетмә төзү белән төгәлләнмәде. Йөртүчебез, кем әйтмешли, ап-аек иде.

Тикшерүләр барышында 22 сентябрьдә дөньякүләм "Машинасыз бер көн" акциясе үткәрелүенә дә ишарә ясап караган идек, күбесе бу хакта бөтенләй белми булып чыкты. Кыскасы, туктатылучылар арасында эшкә җәяү яки велосипедта баручылар булмаган. "Машина йөреп торганда, тәпигә калырга язмасын",-дип рулен сыпырды урта яшьләрдәге абзый. Ярар, йөрсеннәр, эчмәсеннәр генә. Әлегә бу мәсьәләдә абсолют нәтиҗәгә ирешергә бик иртә, дияргә кала. Әйтик, сентябрь аенда гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен аракы эчеп ту­пас бозганнары өчен барысы 20 йөртүчегә беркетмә тө­зелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев