Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Тагын фаҗига

29 июльдә 15 сәгать 25 минутта Сабаны көнбатыштан урап узу юлында (Казан - Саба юлының 99 километрында) коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.

"ЛАДА" автомобилен йөртүче, юл иминлеген тәэмин итмәслек тизлектә хәрәкәт итү һәм ян дистанцияне сакламау сәбәпле, "УРАЛ-5557" машинасына килеп бәрелде. Нәтиҗәдә "ЛАДА" юл өстендә ике тапкыр әйләнә, аннары аска тәгәрәп төшә. Автомобильгә биш кеше утырган була. Шуларның барысы да, шул исәптән 2002 елгы һәм 2005 елгы ике балигъ булмаган кыз да имгәнә. Ә иминлек каешларын эләктермәгән һәм май аенда гына правасын алдырган 1971 елгы йөртүче (Шәмәрдәндә яшәгән) автомобильдән төшеп кала һәм шунда ук һәлак була.

ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте транспорт йөртүчеләрне сак булырга чакыра. Кагыйдәләрне үтәү - иминлекнең нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда фаќига

2
X