Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

ТЕХНИК КАРАУ УЗЫП КАЛ

Мәгълүм булганча, быел Россия Федерациясе законнарына транспорт чараларына техник карау үткәрүгә кагылышлы үзгәрешләр гамәлгә керде.

Хәзер әлеге чара Ав­тоиминиятләштерү бер­легенә (РСА) караган опе­раторлар тарафыннан үткәрелә. 2012 елга кадәр эшләгән техник карау станцияләре аккредидитацияне автомат рәвештә алдылар. Саба районы территориясендә техник карау операторы булып "Таттехконтроль" җәмгыяте филиалы санала. Филиалның техник карау үткәрү өчен барлык тиешле җи­һазлары, ун еллык эш тәҗрибәсенә ия персоналы бар. Бирегә эшкә соңрак - 2010 елда килгән контролер С.Галимов та үз вазифасының нечкә­лекләрен яхшы белә. "Көнгә уртача алганда, 20-25 автомобиль техник карау үтә. Барысын да инструкциядә каралганча тикшерәбез. Биш-алты автомобильнең бер­­сендә нинди дә булса кимчелек табыла. Әм­ма хәзер Сабада автосервислар күбәйде бит. Автомобиль хуҗалары тиз арада табылган җи­тешсезлекләрне аларда хәл итеп киләләр", - ди ул. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X