Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Юлда йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

Менә инде 20 елга якын "Саба таңнары" газетасы үзенең битләрендә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ), "ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Саба филиалы белән берлектә "Юлда йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән бәйге үткәреп килә.

Шушы чорда әлеге бәйгеләрдә катнашкан балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы үзләштерүчеләр булып танылды. Мәктәп яшендәгеләрнең юлларда имгәнүен булдырмый калу максатына хезмәт итүче традицион чара быел да дәвам итә һәм аны үткәрү тәртибе үзгәрми. Ягъни үзләренең белемнәрен сынау өчен укучыларга "Саба таңнары" газетасы битләрендә бирелеп барылачак сорауларга җавап язып (дөрес вариантларны сайлап алып), ЮХИДИнең район бүлекчәсенә (адресы: Байлар Сабасы, З.Йосыпов урамы, 62нче йорт) җибәрергә кирәк. Бәйгенең өч турында да катнашкан укучылар язгы каникул вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе инспекторлары каршында имтихан тотачаклар. Шулай итеп, конкурсны башладык. Укучы балалар игътибарына бәйгенең беренче туры сорауларын тәкъдим итәбез.

Беренче сорау. Гомуми файдаланудагы транспорт чаралары булып санала:

1. Автобуслар һәм маршруттагы таксилар;

2. Трамвай һәм троллейбуслар;

3. Билгеләнгән юнәлештә хәрәкәт итүче автобуслар, трамвай, троллейбуслар һәм таксилар.

Икенче сорау. Әгәр грунт юлда чат алдында каты түшәүле участок булса, ул кисешә торган юл белән бер дәрәҗәдәге әһәмияткә ия булып саналамы?

1. Юк.

2. Әйе.

Өченче сорау. Ягулык салу станциясеннән чыгу юлы чат булып саналамы?

1. Санала.

2. Саналмый.

Дүртенче сорау. Туктау юлы дигәндә нәрсә күз алдында тотыла?

1.Йөртүче куркынычны күреп алганнан соң тулысынча туктап беткәнчегә кадәр транспорт чарасы үткән юл.

2.Тормозлау башланганнан соң тәмам туктап беткәнчегә кадәр транспорт чарасы үткән юл.

3.Транспорт чарасының техник характеристикасы белән билгеләнгән тормозлау юлына туры килә торган ара.

Бишенче сорау. Нәрсә ул узып китү?

1. Бер транспорт чарасының юлда алып торган полосадан чыгып, икенчесен узып китүе;

2. Бер яки берничә транспорт чарасын каршыга килүче транспорт чаралары өчен билгеләнгән юл полосасына чыгып узу һәм элек алып торган полосага кире кайту;

3. Күрше полосада акрын тизлектә барган бер яки берничә транспорт чарасын узып китү.

Алтынчы сорау. Тротуар һәм юл чите юлның бер өлеше булып саналамы?

1. Санала.

2. Юл чите генә санала.

3. Саналмый.

Җиденче сорау. Куркынычсызлык ремене белән җиһазланган транспорт чарасын йөртүче һәм пассажир үз-үзләрен эләктереп куярга тиеш:

1. Бары тик таулы юлдан барганда гына;

2. Торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә генә;

3. Транспорт чарасы хәрәкәт иткән барлык очракларда;

4. Бары тик автомагистральдән барганда гына.

Сигезенче сорау. Полоса буенча хәрәкәтне дәвам итәргә комачаулаучы кайсы объект "Каршылык" төшенчәсенә керми?

1. Юлның йөрү өлешендә булган кимчелек (әйтик, чокыр).

2. Чит предмет.

3. Төзек булмаган яки зарарланган транспорт чарасы.

4. Юлда тыгылу барлыкка килү сәбәпле, шушы полосада туктап калган транспорт чарасы.

Тугызынчы сорау

Рәсемдәге юл билгесе йогынтысы зонасында кайсы транспорт чарасына туктарга рөхсәт ителә?

1. Бары маршрут буенча йөрүче транспорт чарасына.

2. Бары таксометры кушылган таксига.

3. Бары I һәм II төркем инвалид идарә иткән яки инвалидлар утырткан автомобильгә.

Унынчы сорау. Елның җылы вакытында кан туктатучы жгутны ничә сәгатькә кадәр салып тотарга була?

1. Ярты сәгатьтән дә артмаска тиеш.

2. Бер сәгатьтән артмаска тиеш.

3. Вакыты чикләнмәгән.

Редакция.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев