Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме

Хөрмәтле райондашлар! Һәрбарчабыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме якынлаша. Еллар бер-берсен алыштырып, нинди генә сәяси һәм икътисади үзгәрешләр чорында яшәсәк тә, ул барыбыз өчен дә иң якты бәйрәм булып кала.

Чөнки ул көн хезмәтне, эш кешесен олылый һәм аңа мәдхия укый. Язгы яңарыш чорында үзебез яшәгән, эшләгән урыннарда өмәләр үткәреп, җирлегебезне тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрдек. Басуларда игенчеләребез булачак уңышка нигез сала, һәр тарафта хезмәт дәрте, күңел күтәренкелеге. Безгә яшәү көче бирүче игенчеләребезгә зур рәхмәтләр әйтәбез. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен, ветераннар йөрәгендә бары тик якты хатирәләрне уятсын.
Сезне, хөрмәтле райондашлар, Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хезмәт уңышлары телибез. Алга таба да шулай бердәм, бер-беребезгә туганлык, дуслык тойгылары гына кичереп, максатларны уртак итеп яшәргә язсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев