Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

5 октябрь - укытучылар көне

5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттеләр.

Матурлык, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сафлык, гаделлек, зирәклек кебек күркәм сыйфатларны үзләренә туплаган әлеге һөнәр ияләре районыбызда да тирән ихтирам белән хөрмәтләнде.
Шәмәрдән лицеенда укытучыларга багышлап үткәрелгән бәйрәм кичәсе дә моның, чыннан да, шулай икәнлеген ачык күрсәтте. Тантана башланыр алдыннан күрсәтелгән видеороликта да укучыларның, ата-аналарның, җитәкчеләрнең мөгаллим-мөгаллимәләргә булган хөрмәте чагылыш тапты, аларга теләкләрнең иң матурлары җиткерелде.
Укытучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов котлады, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә барысына да сабырлык, сәламәтлек, бәхет, киләчәктә дә зур уңышлар теләде. Бәйрәм кичәсенең икенче өлешендә төрле елларда шушы мактаулы һәм җаваплы һөнәрне сайлаучыларны "Укытучы: кичә һәм бүген" дип исемләнгән чын күңелдән сөйләшүгә чакырдылар. Укытучы хезмәтенең авыр һәм күңелле яклары, бүгенге көндә укытучы тормышында очрый торган проблемалар, бүгенге укучылар күңеленә ничек юл ярырга - әнә шундый һәм башка сорауларга җавап табылды ихлас сөйләшү барышында.
Кичәдә катнашучыларны ветеран укытучылар исеменнән озак еллар Кызыл Мишә төп мәктәбендә директор вазифасын башкарган Сания Галимова котлады. Соңыннан район башлыгы Р.Миңнеханов һәм мәгариф бүлеге начальнигы И.Шакиров мәгариф өлкәсендә күр¬кәм нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар тапшырдылар. Бәйрәмдә шулай ук мәктәп яны тәҗрибә участоклары эшчәнлегенә дә йомгак ясалды. Эчкерсез очрашу кичәсе укытучылар һәм укучылар катнашында бәйрәм концерты белән төгәлләнде.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев