Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Агымдагы елның узган тугыз аенда районда 133 җинаять теркәлгән

Әлеге дата озак еллар "Милиция көне" исеме астында бәйрәм ителде, ә өч ел элек Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тармак хезмәткәрләре эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый, бүгенге күрсәткечләрне узган еллар белән чагыштыра. Һәр елдагыча, һөнәри бәйрәмнәрен каршылаган көннәрдә без Россия эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге начальнигы Васил Исмәгыйлов белән элемтәгә кердек.

- Васил Шәрифуллович, һөнәри бәйрәм датасын нинди күрсәткечләр белән каршылыйсыз?

- Безнең хезмәткәрләрнең төп эше - халыкның иминлеген тәэмин итү, милекне саклау, җинаятьләрне ачу эшенең сыйфатын күтәрү, коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру, хокук бозуларны кисәтүнең бердәм сис­темасын камилләштерү. Быел да бүлек алдына куелган бурычларны үтәдек, дип әйтер идем. Җинаятьләрнең 86,5 проценты (үткән елның шул ук чорындагыдан 8,7гә югарырак) ачылды. Җинаятьләрне ачу буенча икенче категорияле авыл районнары буенча респуб­ликада беренче урынга чыктык.

- Ә иң мөһиме халык ышанычын яулау бит. Моңа ничек ирешәсез?

- Иң беренче район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм хакимиятнең безнең эшчәнлеккә битараф булмавын әйтеп үтәргә кирәк. Алар тарафыннан зур ярдәм тоябыз. Бу безнең хезмәткә генә түгел, районда тәртип булдыруга да караш зур икәнлеген күрсәтә. Шулай ук агымдагы елда авыл җирлекләрендәге ирекле халык дружиналары да активлашты. Ә райондашларның ышанычын яулау иң элек халык белән күзгә-күз эшләүче хезмәткәрләр - участок вәкаләтлеләре һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары аша тормышка ашырыла. Хезмәткәрләребез физик яктан да, рухи яктан да әзерлекле. Эчке эшләр министрлыгы үткәргән спорт чараларында һәрчак призлы урыннарга чыгалар. Район күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда да катнашып, халык ихтирамын яулыйлар. Коллектив нык, бердәм, дус-тату. Шулай булганда гына уңышка ирешеп була.

- Районда җинаятьчелекнең торышы ничек?

-Җинаятьләр кешелек дөньясы барлыкка килү белән булып торган. Нинди генә тормыш булса да, бетми, кызганычка каршы. Ә безнең төп бурыч аларны булдырмас өчен профилактика үткәрү һәм булганнарын ачыклау. Агымдагы елның узган тугыз аенда районда 133 җинаять теркәлде. Районда урлашу (26) һәм талау (3) очраклары артты. Шулай ук икътисад өлкәсендәге хокук бозуларга бәйле 45 эш каралды. Аларның төп өлеше мошенниклыкка бәйле. Мәсәлән, районның элеккеге хәрби комиссарының кыңгыр эше 35 эпизод буенча каралды.

Җәйге-көзге чорда "Уңыш-2013" операциясе дә актив эшләде. Операция кысаларында 14 җинаять эше ачылды. Алар арасында яңа уңышка кул сузучылар, терлек азыгы, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар урлаучылар да бар. Наркотиклар саклау һәм сату фактлары буенча да кайнар эздән 6 җинаять эше фаш ителде. Бу күрсәткеч - узган елның шушы чоры белән чагыштырганда өч тапкырга артык. Шунысы куанычлы, әлеге фактларны тиз арада ачыклап, аларның кыңгыр эшләренә чик куелды. Законсыз рәвештә наркотик кулланган 4 кеше административ җаваплылыкка тартылды. 27 майдан 20 октябрьгә кадәр барган "Мәк-2013" операциясе дә уңышлы эшләде.

- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәт коллективына әйтер сүзләрегез...

-Эчке эшләр органнары хезмәткәр­лә­рен, лаеклы ялдагы ветераннарыбызны, шул исәптән гаиләләрен дә бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең авыр һәм җаваплы хезмәтегез дәүләтебезнең үсешен, халыкның кур­кынычсызлыгын тәэмин итә, мән­фәгатьләрен якларга булыша. Намуслы, үз-үзегезне аямый башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә барлык һөнәри белем һәм тәҗрибәне кулланып алга куелган бурычларны үтәрбез дип ышандырабыз.

Әңгәмәдәш - Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Сатыштан - Халисә Сибгатова:

-Полиция хезмәткәре дигәч, иң элек үзебездәге участковый күз алдына килеп баса. Мин аны нык хөрмәт итәм. Нәкъ кирәк чакта пәйда була да куя. Авыл яшьләре дә аңа бездә бик хөрмәт белән карый, сүзен дә тыңлыйлар. Клубта дискотека булганда тәртип сакларга да килә.

Көектән - Алмаз Латыйпов:

-Кечкенә чактан аларга бәйле бер вакыйга искә төшә. Балачагымда өйдәге мотоциклны алып, урам әйләнергә чыккан идем. Шул чакны эләктерделәр дә мотоциклымны алып киттеләр. Мин аларга үпкәләмим, димәк, шулай тиеш булган. Тәртип саклау аларның эше. Бәлки алар мине шул рәвешле бәладан да саклап калгандыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев