Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алло, такси кирәк...

Бу атнада хокук саклау һәм контрольлек итү органнары җитәкчеләренең Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары катнашында үткән ведомствоара киңәшмәсендә законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү һәм моңа каршы көрәшнең перспективалары тикшерелде.

Киңәшмәне Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов алып барды. Киңәшмәгә шулай ук такси хезмәте күрсәтүне оештырган физик затлар да чакырылган иде. Әлеге өлкәгә нык басым ясалуы 2011 елның 10 октябрендә "Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу турында" 77 санлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителүе белән аңлатыла. Бу мәсьәләдә җитди үзгәрешләр булачагы хакындагы сүзләр байтактан йөри иде инде. Ник дигәндә, такси белән акча эшләү өлкәсендә беркем бернәрсә өчен дә җавап бирмәде бит. Рация аша такси чакырту мөмкинлеге тудырылды да, диспетчер телефоннан заказлар кабул итте. Ә ул, билгеле, сыйфат өчен дә, куркынычсызлык өчен дә җавап бирмәде. Шуңа да карамастан, такси хезмәте район халкы арасында сизелерлек популярлык казанып өлгерде. Моны иртә таңнан Саба урамнары буйлап чабыша башлаган махсус фонарьлы машиналар да ачык сөйли. Хәтта үзләренең йомышларын (әйтик, кибеткә барып килү) үтәтү өчен дә такси чакырткан өлкәннәр турында ишеткән бар. Шулай ук таксиларның бик ашыгып йөрүләренә дә игътибар итми мөмкин түгел. Шуңа күрә 77 санлы Законны такси хезмәтеннән файдаланучыларның куркынычсызлыгын кайгырту, эшмәкәр булып теркәлмичә, махсус рөхсәт алмыйча пассажир ташучыларга каршы көрәш итеп кабул итәргә кирәк. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жэмгыять