Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Армиягә әзерлек үттеләр

Халык риваятьләрендә әйтелгәнчә, туган җир туендыра да, саф сулы чишмәләре сусавыңны да баса, ләкин ул үзен-үзе саклый гына алмый.

Монысы элек-электән ир-егетлрнең изге бурычы булып килгән. Хәзер дә шулай. Ләкин илне сакларга тиешле солдатларны бер ел эчендә генә әзерләп булмый. Хәрби җитәкчеләр фикеренчә, егетләр армиягә киткәнче үк хәрби һөнәр нигезләрен белергә тиеш инде. Чыныкканлык, физик әзерлек тә мөһим. Егетләр армия турында яхшырак белсен өчен ел саен май аендаа гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары өчен хәрби-кыр җыеннары үткәрелә. Аның максаты "Тормыш иминлеге нигезләре" курсында алынган белемнәрне практик яктан ныгыту, хәрби хезмәткә башлангыч әзерлек күнекмәләре алу.

Районыбыз мәктәпләренең X сыйныфында укучы егетләренең быелгы җыены, гадәттәгечә, Арташ урманына якын аланда үтте. Биредә 96 егет солдат тормышына тиңләштерелгән кыр шартларында ике көн дәвамында хәрби әзерлек узды. Лагерьны ачу тантанасына Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы Ф.Закиров, мәгариф бүлеге начальнигы Ф.Шакиров килгән иде. Алар булачак солдатларга, фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр, хәрби-кыр җыеннарына кертелгән программаларны үтәүдә уңышлар уңышлар теләделәр. Хәрби лагерь тормышы палаткалар кору романтикасы белән башланып китте. Аларга егетләр алты взводка бүленеп урнаштылар. Былтыр взводлар саны җиде булса, быел алтыга гына калган. Бу егетләренең IX сыйныфны тәмамлагач, махсус урта белем бирү йортларына китеп баруы белән дә аңлатыла. Медицина белешмәсе белән җыенда катнашмаучылар да 30дан артык булып чыкты. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев