Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

АШЛЫК КАДЕРЕ

"Алтын чыккан җирендә кадерле" дигәндәй, Шә­мәрдән элеваторында да ашлыкның бөртегенә кадәр исәптә. "Быелгы кебек корылыклы елда аеруча",- ди ашлык кабул итү предприятиесе директоры Фәнис Вәлиев.

Күз алдына моннан 35 еллар элеккеге ашлык кабул итү предприятиесенең җимерек такта коймалары, ишек алдыннан язгы сулар белән урамнарга агып чыккан ашлык бөртекләре күз алдына килә дә, тән чымырдап куя.

Хәзерге көндә Шәмәрдән элеваторы авылның социаль йөзен бизи торган иң күркәм предприятиенең берсенә әйләнде. Туган якның табигать күренешләре төшерелгән картина-коймалары гына ни тора! Кояшка үрелгән биек корылмалары белән ерактан үзенә тарта. Предприятие конторасының ишек алды яшеллеккә, гөлчәчәккә күмелгән. Ике аккош, ат арбасы, ташлар эченнән челтерәп аккан су тавышы, койма буйлап тезелеп киткән зәңгәр чыршылар кемне генә сокландырмый икән? Контораның эчке ягы да үзенчәлекле бизәлеше белән игътибарны җәлеп итә. Стенада предприятиегә бирелгән Мактау грамоталары, дипломнар тезелеп киткән, картиналар урынына зур рамнар белән урнаштырылган истәлекле фотоларның һәрберсе үзе бер тарих.

Предприятиенең соң­гы егерме дүрт елдагы үсеше Фәнис Вәлиев эшчәнлеге белән бәйле. Хәрби бурычын Әфгәнстанда (игезәк туганы Тәбрис белән) үтәгән, аннары район комсомол, партия комитетларында эшләп тәрбияләнгән яшь җитәкче 1988 елның 24 июнендә Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесенә директор итеп билгеләнгән көннән алып, Фәнис Таһир улы яшьлек энергиясен, белемен эшкә җикте. Гомерен, вакытын заяга уздырмады. Җимерек ашлык складлары елдан-ел яңартыла барды, такта рәшәткәләр биек таш плитәләргә алыштырылды. Әйтергә генә ансат, шушы еллар эчендә предприятие 60 мең тонна ашлык сыйдырышлы корылмалар белән ныгытылды. 1995 елда берничә районга хезмәт күрсәтүче элеватор файдалануга тапшырылды. Шул елны предприятие исәбеннән эшчеләргә 24 фатирлы йорт та эшләнде. Аннан соң җитәкче элеваторның ишек алдын сазлыктан арындыру планы белән яна башлады. "Сазлык өстенә асфальт түшәп булмый, нишләргә?"-дигән сорау туды. Бу юлы да предприятиегә һәрдаим ярдәм кулы сузып торган район хакимиятенең булышлыгына таянып, "ПМК" "Мелиорация" җәмгыяте коллективы аша тимер бетон плитәләр җәелә. Шулай итеп, ишек алдындагы сазлык 1000 данә плитә астында калдырылды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X