Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бирмәскә һәм алмаска!

Ришвәтчелеккә, коррупциягә каршы көрәш кискенләшә бара.

Республикабызда да әлеге социаль-икътисадый золымга каршы эшчәнлектә билгеле бер тәҗрибә тупланды һәм зур урын биләгән түрәләр дә хөкем ителә башлады. Әмма коррупциянең тамырын алай гына корытам димә. Халыкның да бу мәсьәләгә карашын үзгәртәсе бар. Шуңа күрә коррупциягә каршы торуда журналистларның да ярдәме кирәк.

Дүшәмбедә Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының утырышлар залында Арча, Әтнә, Теләче, Балтач, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнары газеталары мөхәррирләре, иҗтимагый совет вәкилләре катнашында узган "түгәрәк өстәл"дә дә моңа нык басым ясалды. Сөйләшүдә "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Владимир Шевчук, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге баш киңәшчесе С.Рәхимов, ТР юстиция министры урынбасары М.Ибәтов, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов, районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

С.Рәхимов сөйләгәнчә, республикада коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү буенча нәтиҗәле чаралар күрелә. "Коррупциягә каршы көрәш турындагы" Татарстан Республикасына Законына үзгәрешләр кертү турындагы" ТР законы, Президент указлары һәм карарлары кабул ителде. Хакимиятнең республика һәм муниципаль органнары эшчәнлеге халык өчен ачык була башлады. 2011 елда ТР Министрлар Кабинетының 2012-2014 елларга республиканың коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программасы расланган. Бүгенге көндә республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә коррупциягә каршы норматив актларның тулы бер пакеты формалаштырылган.

Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең ачыклыгы - коррупциягә каршы көрәштә төп корал. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү системасы киңәйгәннән-киңәя. Дәүләт хакимияте органнарының ачыклыгын тәэмин итү эше алга таба да дәвам итәчәк. Бу уңайдан муниципалетларның сайтларында "Коррупциягә каршы тору" дигән бүлектәге материалларны даими яңартып торуга игътибарны арттырырга кирәк әле. С.Рәхимов әйткәнчә, алга таба коррупциягә каршы көрәш комиссияләрен муниципаль берәмлекләрдә дә булдыру турында сүз бара. Идарә моның өчен тиешле тәкъдимнәр белән чыккан инде. Ә комиссияләр, үзенең чыгышында В.Шевчук ассызыклаганча, бәйсез булырга тиеш. "Сораштыруларда катнашчыларның 70 проценты коррупциягә каршы көрәшергә, һичшиксез, кирәк дип саный. Шуларның яртысы, коррупциянең начар күренеш икәнлеген белсә дә, аның ярдәмендә эшне тизләтергә мөмкин икәнлеген таныган. Алар, әгәр һәркайда да бар кеше дә ришвәт ала икән, мин дә бирәчәкмен, дип фикер йөртә. Әмма һәркайда да һәм һәркем дә ришвәт алмый. Шушы хакыйкатькә мәгълүмат чаралары аша да халыкны төшендерү мөһим. Илдәге тормышка, кешеләр аңына йогынты ясарга мөмкин һәм коррупциягә каршы торырга кирәк тә",- диде Владимир Николаевич.

Коррупцияне авызлыклау өчен хокук саклау органнарының гына түгел, хакимиятнең дә абруен һәм халыкның аңа ышанычын ныгытырга кирәк. Бу турыдан-туры әлеге ямьсез күренешкә принципиаль караш булуга бәйләнгән. "Хакимияткә ышаныч югалса начар",- диде "Түгәрәк өстәл"дә М.Ибәтов сүз алып һәм коррупциянең халыкның республиканың инвестиция һәм эшлекле күркәмлеген үстерү юлында, гражданнарның хакимият органнарына ышанычын арттыруда җитди киртә булуы Татарстан Президентның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында да күрсәтелүен билгеләп үтте.

Кыскасы, бу ямьсез күренешкә чик кую зарурлыгы һәркемне нык кызыксындырырга тиеш. Халыкның хакимияткә ышанычы турыдан-туры безнең әлеге ямьсез күренешкә катгый карашыбыз булуга бәйләнгән. Чөнки коррупциядән алучы һәм бирүче генә отарга мөмкин, ә җәмгыять, һичшиксез, оттыра. Ришвәткә баткан җәмгыятьнең киләчәгенә куркыныч яный. Шуңа күрә дә журналистлар коррупциягә каршы көрәшкә чакыруны кабул иттеләр һәм газета аша халыкта әлеге күренешкә тискәре караш формалаштыруга игътибар арта барачак.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотолары.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: korrupsiya

2
X