Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борчыган сораулар уртак

Авыл җирлекләрендә барган җыелышларның соңгылары 27-28 гыйнварда Шәмәрдән авыл һәм Саба шәһәр җир­легендә булды.

Аларда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, аларның урынбасарлары, бүлек һәм оешма-учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Җыелышларда авыл җирлекләре башлыкларының еллык эшчәнлеккә хисап­лары, полициянең участок вәкаләтлесе вәкилләре чыгышлары тыңланды. Саба һәм Шәмәрдәндә узган отчет җыелышында халыкның үз җирлекләре язмышына битараф булмаулары ачык чагылды. Сорау бирүчеләрнең күбесе үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, шәхси тормышларында ярдәм итүләрен үтенми, аларны уртак мәсьәләләр борчый.

Мисалга, ике җыенда да ата-аналардан кадет мәктәпнең күчереләчәге турында сорау керде. "Мәктәп чыннан да Икшермәгә күчереләчәк. Биредә быелгысы елда тулысынча төзекләндерү эшләре алып барылды. Кадет мәктәптә укырга теләк белдерүчеләр күп. Һәм алар өчен тору урыннары тиешле дәрәҗәдә эшләнеп тә бетмәгән иде. Яңа урында бар уңайлыклар да тудырыла. Бер бүлмәдә 3-4 укучы гына яши торган булачак. Анда тир, спорт мәйданчыгы эшләнә. Машина йөртү таныклыгына уку мөмкинлеге тудыру да күздә тотыла. Ә кадет мәктәп базасында сәләтле балалар өчен гимназия ачарга уйлыйбыз. Монда эшләү өчен тест узарга кирәк була. Укытучылары белем дәрәҗәсен тагын да камилләштерергә тиеш", - дип җавап бирде район мәгариф бүлеге башлыгы Илфат Шакиров.

Сәламәтлек саклауга кагылышлы юнәлештә хастаханәдәге чиратларда тәртип урнаштырырга кирәклеге һәр җыенда да күтәрелә. Районның баш табибы Зөфәр Сираҗиев белдергәнчә, авыруларны чиратка электрон рәвештә язу гамәлгә керәчәк, моның буенча эш бара.

әвамын газета битләреннән укый аласыз)

Замирә Самигуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыен саба

2
X