Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәңге бакчасыннан гөлбакчасы ясаган

Совет чорында да бакчаларны үзенә күрә бизәү алымнары бар иде. Кызыл кирпеч калдыкларын акшарлап, пыяла шешәләрдән, трактор һәм автомобиль тәгәрмәчләреннән клумбалар ясап, матурларга тырыша иде хуҗабикәләр. Фантазияләр баеганнан байый. Машина шиннарын буяп кына калмыйлар, аккошларга кадәр ясыйлар хәзер үзеннән. Хыял киңлегенең чикләре юк икән. Сабаның әйләнгеч юлы аша узучыларны Гомәр...

Совет чорында да бакчаларны үзенә күрә бизәү алымнары бар иде. Кызыл кирпеч калдыкларын акшарлап, пыяла шешәләрдән, трактор һәм автомобиль тәгәрмәчләреннән клумбалар ясап, матурларга тырыша иде хуҗабикәләр. Фантазияләр баеганнан байый. Машина шиннарын буяп кына калмыйлар, аккошларга кадәр ясыйлар хәзер үзеннән. Хыял киңлегенең чикләре юк икән.

Сабаның әйләнгеч юлы аша узучыларны Гомәр Бәширов урамында зәвыкле бакча каршылый. Менә шул бакчага кергәч тә, күңел җылыңны кушып эшләсәң, корыган агач, иске чүлмәк, черегән агач төбенең дә матурлык өстәвен аңлыйсың. Дүрт ел элек бәрәңге бакчасы булган монда.

- 2010 елдагы корылыкта бәрәңге булмады бит. Шуннан ирем Рушанга, моннан соң биредә матур бакча булачак, дидем. Акрынлап-акрынлап, берәмтлекләп күзгә күренгән кирәк-яракларны җыйдык. Ходай биреп торса, бәрәңге дә була, сатып алабыз, авылга да утыртабыз. Кунаклар бик күп килә, ял иткәндә матур җирдә утырсак һәммә кешегә күңелле, - ди хуҗабикә Светлана Хәсәншина.

Бакчаның түрендә тал ботагыннан үрелгән читән, аның янәшәсендә калайдан кисеп куелган көнбагыш, читәннең эчке ягында шәп кенә мич, тагын әлләниләр бар. Хәтта иске сикертмәле, пружиналы кровать тимере дә эшкә ярап куйган. Анысыннан балалар өчен батут ясаганнар. Менә бит, совет чоры балаларының "батут"ы хәзер дә кулланышта. Бакча уртасында таштан ясалган кечкенә күл, анда биш-алты елга балыгы, безнеңчә әйтсәк шыртлака йөзеп йөри.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Зәмирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев