Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәңгедән бизә күрмәек

Халык бакчасында бәрәңге утырткан көннәрдә матбугатта күңелле хәбәр күренде: галимнәр колорадо коңгызына каршы махсус препарат уйлап тапканнар.

Шуның белән эшкәртеп (агулап, ягъни) утыртсаң, кортлар бәрәңгенең яфрагын авыз итмәс борын үләләр, имеш. Агулап утыртылган "икенче икмәк" экологик яктан зарарсыз ди. Әгәр шулай икән, бик вакытлы яңалык бу, җәмәгать. Ни өчен дигәндә, халык бәрәңгене күпләп үстерүдән бизеп бара бит. Саба тирәсендә бакчасына бәрәңгене бөтенләй утырт­маучылар да бар. Кортлар чүплисе булмаса, ичмасам, халыкның бер мәшәкате кимер иде. Шулай да хикмәт, колорадода гына түгел бугай. Хәзер колхозлар заманы узды, бакчаңны бушка сукалап чыгып китмиләр. Шуңа күрә бәрәңге үстерү кыйммәт шөгыльгә әйләнеп бара. Әйтик, Явлаштауда бакча сукалау һәм техника белән утырту 600әр сумга төшә. Кортларга каршы көрәшү өчен 500 сумга якын акча чыгарырга кирәк. Корылык, яңгырларның нәкъ кирәк чагында яумавы аркасында кайбер шәхси хуҗалыклар тотылган чыгымнарны кап­ларлык та уңыш җыйный алмыйлар. Былтыр да "Сигез чиләк утырткан идек, биш чиләк чыкты",- дип әйтүчеләрне байтак ишетергә туры килде. "Без бәрәңгене күп ашамыйбыз, аны үстерергә киткән акчага кибеттән беткән саен сатып алуың яхшырак",- диде Сабада яшәүче бер апаебыз.

Дөрес, шәхси хуҗалыгын алып бару өчен болай да зур чыгымнар исраф иткән авыл халкы инде бәрәңгене дә сатып алырга җыенмый әле. Моннан 6-7 еллар элек 30-35 сутыйлы бакчасының яртысына күпьеллык үлән чәчте дә, калган яртысында "икенче икмәк" игүне армый-талмый дәвам итә. Уңыш буламы-юкмы, бакчаны буш калдырмый. Былтыр бер агаеның: "2010 елдагы корылыкта әчтерхан чикләвегеннән аз гына зуррак бәрәңге җыйнап, шуның белән кыш чыктык, әмма сатып алмадык. Авылда яшәп, бәрәңге өчен дә кибеткә чыгуны хурлыкка санадым",- дип сөйләгәне истә.

Һәр начарның бер яхшы ягы бар, диләр. Бәлки "икенче икмәк"нең азрак утыртылуы файдагадыр. Ни өчен дигәндә, куллану кәржине мәгълүматларына ышансаң, кеше бәрәңгене азрак (елга 104 кило), ә яшелчәне күбрәк (114 кило) ашарга тиеш. Эшләр шуңа таба бара икән, бу кеше сәламәтлегендә дә уңай чагылыш табарга тиеш.

Розалия Габдерахманова, Шәмәрдән:

-Без бәрәңгене ел саен 6-7 сутый тирәсе бакчаны китмәнләп утыртабыз. Без пенсионерлар өчен үзе бер ял. Бакчаны көрәк белән эшкәрткәч, кыйммәткә төшми. Трактор кертмибез. Орлык бәрәңге үзебезнеке, үстергәне ел буе ашарга җитә. Бәрәңге утыртыр алдыннан колорадо коңгызына каршы препарат белән эшкәртеп утыртабыз. Башта, корт та ашамагач, дип шикләнгән идек. Хәзер курыкмыйча эшкәртәбез, быел да шулай иттек. Галимнәр белмичә, сынап карамыйча, сатуга кеше өчен зыянлы препарат чыгармас.

Мәсгуть Нурисламов, Эзмә:

- Бакчабызның яртысы печән, 10 сутыйлабы бәрәңгегә туры килә. Шул җирне былтыр сукалап, быел культиләп, трактор белән утырттык. Быел туфрак соңрак өлгерде. Минем бер кызым Чүпрәле районында яши, анда инде май бәйрәмнәрендә үк бакча эшен төгәлләгәннәр. Бәрәңге үстерү шактый хезмәт сорый, чүбен утарга, корткычларга каршы көрәшергә кирәк. Шуңа күрә быел симәнәне махсус препарат белән эшкәртеп утырттык. Нәтиҗәсен җәй көне күрербез, Алла боерса.

Гөлүзә, Саба:

- Быел бәрәңге мәйданын икеләтә киметтек. Бакчага теплица сатып алып урнаштырдык. Шунда помидор, кыярны күбрәк үстерергә, яшелчәне көз ахырына кадәр түтәлдән өзеп алып табынга куярга исәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев