Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәяләр көннән-көн котыра

Илдә инфляция көчәя. Сөт ризыклары - 15-20 процентка, кондитер эшләнмәләр 15 процентка кыйммәтрәк торачак.

Сүз уңаеннан шуны әйтик, узган ел тәм-томнар болай да 25 процентка кыйбатланган булган инде. Продукция белән беррәттән, даруларга да бәя котырып үсәчәк. Шулай да туннарга булган бәя иң шаккатыргычы булыр дип көтелә. Натураль йоннан тегелгән киемнәр 200 процентка (!) кыйбатланачак. Чөнки Русиядә сатыла торган туннарның яртысы чит илдән кертелә, ә калган яртысы чит илдән кертелгән чимал ярдәмендә тегелә. 2015нче елда 33 мең сум торган тунның бәясе 2016нчы елда 100 мең тирәсе булачак. Бу очракта, хезмәт хаклары да шулай котырып артсын иде, дип теләргә генә кала инде.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X