Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмнән соң да эш дәвам итәргә тиеш

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк.

Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды һәм барлык районнар белән видеоконференция элемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия халкы үзенең күп гасырлык тарихы эчендә бик зур сынаулар узган, әмма Бөек Ватан сугышы корбаннары саны һәм җимерекләр дәрәҗәсе буенча иң масштаблысы булган.

- Шуңа да җиңү кадерле безгә. Кешелекне саклап калу барәбәренә кылынган бу батырлык үлемсез. Җиңү җиңел бирелмәгән. Безнең республикадан гына фронтка 700 мең кеше киткән, һәр икенчесе һәлак булган. Үз-үзен корбан итеп, безнең иреккә һәм бәйсезлеккә хокукыбызны яклап калганнар алдында баш иябез, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең нигезе итеп Татарстан лидеры яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүне атады. Яшь буынның аңына тәэсир итүнең яңа рәвешләрен эзләргә кирәк, диде ул.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыгыш ясады. Ул оештыру комитеты әгъзаларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чараларны уздыруны оештыру йомгаклары белән таныштырды.

Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, 2015 елның 1 маена Татарстанда 72 723 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бүгенгә "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медале 74 мең 420 кешегә тапшырылган.

Моннан тыш, Васил Шәйхразиев Бөек Ватан сугышында катнашучыларны барлык федераль һәм региональ ташламалар белән тәэмин итү турында да сөйләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов ветераннарга һәм җәмәгать эшлеклеләренә "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре тапшырды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев