Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дөрес аңлаучылар үрнәге

Өлкәннәр, инвалидлар өчен социаль пакеттан файдаланыргамы яки аннан баш тартыргамы дигән сорауга җавап бирүнең соңгы көне - 30 сентябрь якынлаша.

Димәк, бер атна эчендә бу мәсьәләне безнең районда 3500дән артык кешегә хәл итәргә кирәк. Әлегә моның мөһимлеген аңлап бетермәүчеләр дә, соңыннан үкенүчеләр дә байтак. Шуңа күрә социаль пакет мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайтмый мөмкин түгел.

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалануда әллә ни яңалык юк, дияргә кирәк. Шулай да Федераль ташламалардан файдаланучыларга кагылышлы "Дәүләт социаль ярдәме турында"гы 178нче Федераль закон белән быел 1 гыйнвардан кергән үзгәрешләрне белеп тору зыян итмәс.

Ягъни аңа кадәр социаль хезмәтләр җыелмасы, ягъни социаль пакет ике өлештән (медицина ярдәме һәм транспорттан файдалану) торса, 1 гыйнвардан медицина "өлеше"ннән шифаханә-курортта дәвалануга юллама аерып чыгарылып, ул хәзер өч өлешкә бүлеп карала. Шул рәвешле, табиб рецептлары буенча дарулар, башка кирәк-яраклары алуда, инвалид балаларны дәвалау өчен махсус азык алуда медицина ярдәме аерым; төп авыруы буенча профилактика максатында шифаханә-курортта дәвалану аерым; тимер юл транспортыннан һәм дәвалану урынына барганда-кайтканда шәһәрара транспорттан файдалану аерым карала. Бу исә ташламалардан файдаланучыга шуларның теләсә кайсын аерым-аерым "натуралата" яки акчалата алу мөмкинлеге бирә. Шушы ярдәмне акчалата алучыларга быел аена 705 сум каралган, аның 543 сумын даруларга дигән медицина ярдәме тәшкил итә.

Дәүләтнең менә шушы социаль ярдәмен ничек аласы хакында 9 ай уйлау мөмкинлеге бирде. Әмма бу мәсьәләдә халыкның психологиясе бик гади: ул авырмаса, соцпакеттагы акчаларым җилгә очты, дип борчылырга теләми. Табиблар исә кешеләрне моның киресенә төшендерергә тырышалар. Әйтик, социаль хезмәт җыелмасыннан баш тартып, шикәр чире (1нче тип) белән авырып киткән очракта елына 35 мең сум, бронхиаль астмадан дәвалануга 28 мең сум акча тотарга туры киләчәк. Моны дөрес аңлаучылар районда бар. РФ Пенсия фондының районара идарәсе җитәкчесе Р.Хисмәтулловның әйтүенә караганда, 2012 елда 8 кеше социаль хезмәтләрнең тулы җыелмасыннан файдалануга күчәргә гариза язган. Тагын 13 кеше табиб рецептлары буенча дарулар алу, профилактика максатында шифаханә-курортта дәвалану өлешләрен сайлаган. Алардан тыш шифаханә-курортка бару өчен каралган ташламадан гына тагын 4 кеше файдаланырга теләк белдергән.

Социаль пакетның мөһимлеген аңлаган кешеләр бу көннәрдә пенсия фонды идарәсенә килеп, гариза яза тора.

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X