Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләре могҗизага тиң

Октябрьнең өченче якшәмбесе - юл төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме. "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы бу көнгә ел саен зур бүләк әзерли. Әйтергә кирәк, юл төзүчеләрнең быел башкарган эшләре дә киң колачлы булып чыкты. Күпләргә куаныч алып килде.

"Әле менә һөнәри бәйрәмебез алдыннан гына Килдебәк - Туктар - Мәртен торак пунктлары арасындагы һәм Алан-Елга авылына керү юлларын файдалануга тапшырдык. Махсус комиссия эшебезне уңай бәягә кабул итте. Шулай ук Кукмара районында да ике юл участогы файдалануга бирелде. Кирәк икән, эшебез белән урынга чыгып та таныша аласыз",- дип филиал эшчәнлегенә бәя бирде директор Марат Гарипов.

Ул арада директор урынбасары Илшат Хисамов белән юлга да кузгалдык. Әле былтыр гына Алан-Елга авылы урамыннан "Нива" автомобилендә иң түбән, ягъни аннан да акрын барсаң, туктап калырлык тизлектә узган онытылмаган. Менә шул урамны быел танырлык та түгел. Күпер киңәйтелгән, җәяүлеләр сукмагы да ясалган. Судподрядчылар су ашамасын өчен габион, ягъни металл челтәрләр эченә таш тезеп өйгән диварлы күпер дә игътибарны җәлеп итә. "Могжиза бу, бүтән сүз юк",- дип әйтеп куйды Шекше авылы урамын да асфальтлы итү турында да хыяллана башлаган авыл җирлеге башлыгы Р.Хәйретдинов.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев