Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фән олимпиадаларында җиңгән районыбыз укучыларын тәбрикләделәр [исемлек + фото]

Иң бай кеше кем ул? Колакча киеп, текәләнеп йөрүче малайлар яки соңгы мода киемнәре белән гардероблары шыплап тулган кызлар түгел. Ә гыйлемле, сау-сәламәт балалар үстерүче гаиләләр һәм анда тәрбияләнүче балалар.

Гыйлемле кешене элек-электән иң байга санаганнар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, белем дә, саулык та сатып алынмый. Саулык һәм сәләт Аллахтан бүләк булса да, аларны саклар яки булдырыр өчен тырышлык та кирәк. 20 майда район мәдәният йортына нәкъ менә ялкаулыкны җиңеп, кулларыннан китап төшермәгән, интернеттагы файдасыз сайтларда азрак казынган малайлар-кызлар җыелды. Вакытларын бушка уздырмауның нәтиҗәсе билгеле - алар фән олимпиадалары җиңүчеләре. Республика турларында югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, аларның укытучылары һәм әти-әниләре сәхнәгә чакырылып тәбрикләнде ул көнне. Сәхнәдә чын мәгънәсендә бәйрәм рухы тантана итте.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов та да зур канәгатьләнү белән гыйлем ияләренең кулларын кысып, акчалата премияләр өләште. Премияләрнең күләме һәркемне дә кызыктырырлык.

- Бу укытучыларның белем бирү дәрәҗәсен дә күрсәтә.Тырышлыкның нинди нәтиҗәләргә китергәнен үзегез күреп торасыз, ул гомерлеккә кала. Белемне бәяләп бетереп булмый, мөмкинлектән чыгып, 7 грамота алган укучыга 17 мең сум премия тапшырабыз, - дип Рәис Миңнеханов укучыларны тәбрикләде.

Уку эшчәнлегенә карата аңлы караш тәрбияләүдә әти-әниләр, укытучылар, җәмәгатьчелек бердәм эшләгәндә, зуррак нәтиҗәләргә ирешелә. Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары күп еллардан бирле шушы мәктәпне тәмамлап, хәзерге вакытта Барс-Медиа компаниясенең директорлар советы рәисе булып эшләүче Марат Гәрәевның зур ярдәмен тоеп яшиләр. Һәр ел саен район олипмиадаларында җиңү яулаган укучыларны котларга махсус кайта ул. Быел да укучыларга 60 мең күләмендә премия бүлеп биргән. Шулай ук күп еллардан бирле магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство идарәсе Шәмәрдән лицее укучыларына махсус премия тапшыруны оештырып килә. Җитәкчесе Ришат Нурисламов ул көнне укучыларны идарәнең шәхси грамоталары белән бүләкләде.

Республикабызда укучыларны Бердәм дәүләт имтиханнары белән кызыксындыру, аның нәтиҗәләрен яхшырту максатыннан узган уку елын "Математика елы" дип игълан иттеләр. Илебездә инженерлар, техник хезмәткәрләр җитмәү дә моңа сәбәп булып тора. Шул рәвешле, мәктәп программасында математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрне укытуга ныграк басым ясала. Быел математикадан республикакүләм фән олимпиадасы 4нче сыйныфтан башлап уздырылган. Әлеге бәйгедә беренче урын яулаган 4-6 сыйныф укучылары Курсабаштан Зилә Нәгыймова һәм Икшермә кадет мәктәбеннән Рәзил Башаров та беренче хезмәт премияләрен алды.Иң күп призерлар әзерләгән белем йортлары арасында беренчелек - Лесхоз мәктәбендә. Биредән призлы урыннар республикада - 3, районда - 19. Икенче урында - Курсабашлылар. Өченчедә - Олы Кибәче мәктәбе.

Гөлинә Дәүләтшина, сәләтле балаларга белем бирү мәктәп-интернатының X сыйныф укучысы:

- Республикада өч призлы урыным бар. Район турында рус әдәбияты, тарих, татар теле, җәмгыять белеме, экологиядән призлы урыннар алдым. Вакытны дөрес бүлә белсәң, барысына да өлгерергә була. Интернетта да утырам, хәзерге тормышны аннан башка күз алдына китереп булмый. Электрон китаплар укыйм, чөнки алай уңайлы. Премиясе җитәрлек, рәхмәт.

Салават Мөхәммәтгалиев, Олы Шыңар мәктәбеннән XI сыйныф укучысы:

-Татар теленнән республикада - 2, татар теле, физкультура, экономикадан районда 1-2 урыннарым бар. Интернетны күбесенчә уку һәм яңалыклар белән танышу өчен кулланам, зыян итми.


ИСЕМЛЕК

Талипова Рамилә - Лесхоз урта мәктәбенең 11 класс укучы. Рамиләнең республикада өч урыны бар: татар теленнән призер, татар әдәбиятыннан призер, бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында биологиядән призер. Район олимпиадаларында барлыгы 7 призлы урыны бар: 4 беренче, 1 икенче, 2 өченче урын.

Дәүләтшина Гөлинә - Сәләтле балалар мәктәбенең 10 класс укучысы. Гөлинәнең республикада өч урыны бар: рус теленнән җиңүче, рус әдәбиятыннан призер, бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында рус әдәбиятыннан җиңүче. Район олимпиадаларында да ул ел саен төрле фәннәрдән призлы урыннар алуга ирешеп килә. Быел да аның муниципаль турда 5 призлы урыны бар.

Балтачова Зөлфия - Явлаштау урта мәктәбенең 11 класс укучысы. Зөлфиянең республикада ике урыны бар: рус теленнән призер, рус әдәбиятыннан призер. Район олимпиадаларында 5 призлы урыны бар.

Герасимова Зарина - Шәмәрдән лицееның 8класс укучысы. Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында рус әдәбиятыннан призер. Район олимпиадаларында барлыгы 4 беренче урын алган.

Кәримов Фәүзән - Олы Арташ төп мәктәбенең 8класс укучысы. Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында технология фәненнән җиңүче.

Григорьева Анастасия - Шәмәрдән лицееның 11 класс укучысы. Анастасия бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында инглиз теленнән призер. Район олимпиадаcында 1 призлы урыны бар.

Даулиев Айназ - Сәләтле балалар мәктәбенең 11 класс укучысы. Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында технологиядән призер.

Мусин Айдар - Завод-Нырты урта мәктәбенең 10 класс укучысы. Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында тормыш иминлеге нигезләре фәненнән призер.

Билалова Зилә - Сәләтле балалар мәктәбенең 10 класс укучысы. Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында хокук фәненнән призер. Район олимпиадаларында 3 призлы урыны бар.

Галимова Илсинә - Сәләтле балалар мәктәбенең 8класс укучысы. Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында технологиядән призер. Район олимпиадаларында 6 призлы урыны бар.

Мөхәммәтгалиев Салават - Олы Шыңар урта мәктәбенең 11 класс укучы. Республикада татар теленнән призер. Район олимпиадаларында 3 призлы урыны бар.

Мөхәммәтова Айсылу - Олы Шыңар урта мәктәбенең 9класс укучы. республикада татар әдәбиятыннан призер. Район олимпиадаларында 1 призлы урыны бар.

Сабирова Гөлназ - Олы Кибәче урта мәктәбенең 10класс укучы. республикада татар әдәбиятыннан призер. Район олимпиадаларында 2 призлы урыны бар.

Кавиев Илсаф - Сәләтле балалар мәктәбенең 9класс укучы. Республикада татар теленнән призер. Район олимпиадаларында 2 призлы урыны бар.

Гаврюхина Дарья - Шәмәрдән лицееның 9класс укучы. Республикада татар теленнән призер. Район олимпиадаларында 1 призлы урыны бар.

Исмагилова Алия - Шәмәрдән лицееның 10класс укучы. Республикада рус теленнән призер. Район олимпиадаларында 1 призлы урыны бар.

Сабурова Алисә - Саба гимназиясенең 9класс укучы. Республикада рус теленнән призер. Район олимпиадаларында 4 призлы урыны бар.

Галимова Алсу - Саба гимназиясенең 11класс укучы. Республикада рус теленнән призер. Район олимпиадаларында 1 призлы урыны бар.

Шәймуллина Ләйсән - Явлаштау урта мәктәбенең 10класс укучы. Республикада рус әдәбиятыннан призер. Район олимпиадаларында 1 призлы урыны бар.

Район олимпадаларында ике беренче һәм берничә призлы урын яулаган укучылар:

Юсупова Ризәлә - Корсабаш урта мәктәбе, 8 класс

1- рус теле

1 - астрономия

2 - тарих

2 - химия

2 - физика

2 - математика

  1. - МХК

Киямов Салават - Сатыш урта мәктәбе, 11класс

1 - информатика

1 - математика

2 - җәмгыять белеме

3 - экономика

  1. - физика

Шәймиев Булат - Завод-Нырты урта мәктәбе, 10класс

1 - технология

1 - инглиз теле

3- астрономия

3- МХК

Гаптерахманова Камилә - Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат, 7класс

1- рус әдәбияты

1- физкультура

  1. - рус теле

Cәхнәгә бер беренче һәм берничә призлы урын яулаган укучыларыбыз чакырыла:

Сиразиев Риназ - Саба гимназиясе, 10класс

1 - экология

2 - география

2 - информатика

3 - математика

3 - рус әдәбияты

Закирова Лилия - Икшермә урта мәктәбе, 11класс

1- физкультура

2 - татар теле

2 - математика

  1. - химия

Хабибрахманова Алинә - Саба гимназия, 11класс

1 - җәмгыять белеме

  1. - хокук

2 - рус теле

Хамидуллина Язиля - Түбән Шытсу, 9класс

1 - татар теле

2 - астрономия

  1. - татар әдәбияты

Шамилова Мәдинә - Шәмәрдән лицее, 10класс

1 - биология

3 - экология

  1. - рус әдәбияты

Идрисова Чулпан - Лесхоз урта мәктәбе, 9класс

1 - рус теле

2 - татар теле

2- биология

Максимова Татьяна - Шәмәрдән лицее, 8класс

  1. - математика

2- биология

3- рус теле

Нургалиева Нурия - Саба гимназиясе, 10класс

1- технология

2- рус әдәбияты

Сабиров Булат - Олы Кибәче урта мәктәбе, 9класс

  1. - геология

2- география

Кабирова Алия - Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат, 7класс

  1. - экология

3- география

Шәрәфиев Динарт - Кызыл Мишә төп мәктәбе, 9класс

  1. - ОБЖ

3- астрономия

Гатауллин Илнур - Шәмәрдән лицее, 10класс

  1. - математика

3- информатика

Нигъмәтҗанова Фирүзә - Олы Шыңар урта мәктәбе, 10класс

  1. - татар теле

3- рус теле

Мөхәммәтҗанова Зилә - Олы Арташ төп мәктәбе, 9класс

1 - технология

  1. -МХК

Сафин Азат - Саба гимназиясе, 9класс

  1. - экология

2- геология

Тарих, хокук, җәмгыять белеме фәннәре һәм сәнгать фәне буенча алдынгы беренче урын алган укучылар:

Закирова Рамилә - Шәмәрдән лицее, 8класс

  1. - хокук

Садыкова Алинә - Шәмәрдән лицее, 7класс

  1. - тарих

Иксанов Нияз - Шәмәрдән лицее, 9класс

  1. - тарих

Табигать циклы фәннәре буенча беренчелеккә ирешкән укучылар:

Аглиев Айнур - Мичән урта мәктәбе, 10класс

  1. - геология

Хазипов Руслан - Сатыш урта мәктәбе, 11класс

  1. - геология

Ибрагимова Анастасия - Сабабаш төп мәктәбе, 7класс

  1. - биология

Мөхәрләмов Рәзил - Сабабаш төп мәктәбе, 9класс

  1. - биология

Хасбиева Диля - Сабабашская төп мәктәбе, 8класс

  1. - экология

Астрономия буенча беренчелеккә ирешкән укучыларыбыз:

Нигаметзянов Ришат - Кызыл - Мишә төп мәктәбе, 7класс

1 - астрономия

Мәгъсумов Зөлфәт - Корсабаш урта мәктәбе, 9класс

1 - астрономия

Гимадиев Әнәс - Корсабаш урта мәктәбе, 10класс

1 - астрономия

Рус теле һәм әдәбияты һәм чит телләр буенча беренче урын яулаган укучылар:

Бикбаева Алия - Шәмәрдән лицее, 11класс

  1. - рус әдәбияты

Рафиков Раил - Килдебәк урта мәктәбе, 9класс

1 - француз теле

Туган тел һәм әдәбият буенча беренче урын яулаган укучылар:

Юзеева Сирена - Олы Кибәче урта мәктәбе, 11класс

  1. - татар әдәбияты

Исмәгыйлова Айсинә - Шәмәрдән лицее, 10класс

  1. - татар теле

Никитина Аделина - Иштуган урта мәктәбе, 11класс

  1. - татар теле

Фархутдинова Гөлшат - Шәмәрдән лицее, 10класс

  1. - татар әдәбияты

Физик тәрбия, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология буенча олимпиадаларда беренче урын яулаган укучылар:

Ксенофонтов Максим - Икшермә кадет мәктәбе, 7класс

  1. - ОБЖ

Гиләҗетдинов Булат - Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат, 8класс

  1. - ОБЖ

Сабиров Рәдис - Шәмәрдән лицее, 7класс

1 - физкультура

Сабитова Ләйсән - Икшермә кадет интернат-мәктәбе, 8класс

  1. - физкультура

Бәйрәмов Фәнис - Тимершык урта мәктәбе, 8класс

  1. - физкультура

Хасанова Айгөл - Сатыш урта мәктәбе, 9класс

  1. - физкультура

Мөхетдинов Рәзил - Олы Шыңар урта мәктәбе, 9класс

  1. - физкультура

Арсланова Лилия - Шәмәрдән лицее, 10класс

  1. - физкультура

Фархиев Фарит - Саба гимназиясе, 10класс

  1. - физкультура

Тимербаев Рамил - Олы Шыңар урта мәктәбе, 11класс

1 - физкультура

Газизова Гөлнәзирә - Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат, 8класс

1 - технология

Гараева Айзилә - Мичән урта мәктәбе, 10класс

1 - технология

Миннегараев Салават - Сабабаш төп мәктәбе, 9класс

1 - технология

Фархутдинов Айзат - Саба гимназиясе, 8класс

1 - технология

Сабиров Рамил - Сатыш урта мәктәбе, 10класс

  1. - технология

Математикадан республикакүләм фән олимпиадасында беренче урын яулаган 4нче сыйныф укучылары:

Нагимова Зилә - Корсабаш урта мәктәбе, 4класс

1-математика

Башаров Рәзил - Икшермә кадет интернат мәктәбе, 6класс

1 - математика

Район hәм республика олимпиадаларында иң күп җиңү яулаган мәктәпләр:

1 урын - Лесхоз урта мәктәбе. Әлеге мәктәп укучыларының республикада - 3, районда 19 призлы урыннары бар.

2 урын - Корсабаш урта мәктәбе. Районда 15 призлы урыннары бар.

3 урын - Олы Кибәче урта мәктәбе. Республикада - 1, районда 13 призлы урыннары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев