Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин: “Сабадан канәгатьлек хисләре белән китәм“ [+фоторепортаж]

Узган атнада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында эш сәфәре белән булды.

Татарстан парламенты башлыгы район белән танышуны Сатыш авылында "Мостафин" крестьян-фермер хуҗалыгыннан башлады. Нигездә атлар үстерү белән шөгыльләнүче Айнур Мостафинның эшчәнлеге Фәрит Мөхәммәтшинда зур кызыксыну уятты. Атлардан тыш фермада сарыклар һәм бозаулар да асрала. Ашлыкны һәм печәнне 300 гектар җирләрендә Мостафиннар үзләре үстерәләр, бар төр техника белән тәэмин ителгәннәр. "Авыл хуҗалыгы министрлыгы ферма төзелешенә 850 мең сум субсидия бирде. "Лизинга "Амкодор" техникасы алдык, анысы да файдага булды. Продукция әйбәт сатыла, зарланмыйбыз. Бердәнбер проблема - юл мәсьәләсе. Фермага илтә торган юл төзекләндерсә, авырлыклар да калмас иде",- дип сөйләде фермер.
Шундый ук эшлекле сөйләшү-аралашу Туктар авылында дәвам итте. "Бу бик яхшы идея булган. Бер бина эчендә мәдәният учагы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы авылга бизәк һәм ниндидер үзәк булып тора. Мин бик шат Туктарда шундый бина күрүемә, бик матур эшләгәннәр. Күрешеп, хәл-әхвәлләрне белешеп очраша торган урын булсын",- диде Фәрит Мөхәммәтшин Туктар авылында быел үзгәртеп корылган мәдәни үзәк белән танышкач.
Аннары парламент башлыгы Саба мәдәният йортында район активы белән очрашты. "Августта без, гадәттә, районнарга чыгып, республикада төрле программалар үтәлешенә нәтиҗә ясыйбыз, кыр эшләре барышы белән танышабыз. Сабалылар һәрвакыт беренче, аларның активлыгы күренеп тора. Саба районы респуб­лика үсешенә дә яхшы гына өлеш кертә, үзе күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә. Нинди генә авырлык­лар булмасын, кабул иткән програм­маларны, план­лаштырган эшләрне матур гына үтәп килә. Ни­чек кенә булмасын, мин сабалыларның эшләреннән тирән ка­нә­­гатьлек хис­­ләре бе­лән китәм, - диде Фәрит Мө­хәм­мәтшин.

Сатыш авылында "Мостафин" крестьян-фермер хуҗалыгыннан фоторепортаж

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев