Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз

Хөрмәтле газ сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез хезмәтегезнең мөһимлеге аеруча арткан чорда - көзге көннәр башлангач билгеләп үтелә.

Сез эшләгән оешмалар -республиканың бюджетка акча китерү, икътисадны тотрыклы һәм эзлекле төстә үстерү гаранты. Районыбызда урнашкан магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство, "Сабагаз" эксплуатация идарәләре, "Линда", "Газводстрой" җәмгыятьләре коллективлары үзләрен хезмәт осталыгына һәм җаваплылык хисенә ия һөнәр кешеләре итеп күрсәттеләр. Газ хуҗалыгы объектларының һәм газүткәргечләрнең ышанычлы эшләве тәэмин ителә, районның социаль- икътисади үсешенә зур өлеш кертелә, халыкка уңайлы көнкүреш шартлары тудырыла. Табигый газдан файдаланучылар эшегезгә квалификацияле белгечләр буларак бәя бирә.

Сезне һәм тармак ветераннарын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйбыз. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек, хезмәт уңышлары, гаилә бәхете телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев