Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ИМИНЛЕК ҺӘМ ТӘРТИП САГЫНДА

10 ноябрь эшче мили­циясенең туган көне буларак мәгълүм. Әлеге датаның Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне итеп билгеләп үтелә башлаганына бы­ел 50 ел тула.

Һөнәри бәй­рәмебез җәмәгать һәм хокук тәртибе сагында торучыларның хез­мәтен дәүләтнең хак­лы рәвештә тануы, мөһим эшчәнлегебезгә җәмгыятьнең ихтирамы билгесе. Полиция закон, гражданнар хокук­лары сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып бара, конституцион нормаларны ышанычлы саклауны, җәмгыятьтә тәртип һәм тотрыклылык урнаштыруны тәэмин итә. Рай­оны­бызның со­­ци­­аль-икътисади үсе­ше­нә үзе­нең лаеклы өлешен кертә. Һөнәри бәйрәмебезгә эчке эшләр бүлегенә йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыруда мәгълүм уңай нәтиҗәләр белән киләбез. Агымдагы елның 9 аенда оператив-хезмәт бурычларының билгеләнгән күләме тулаем алганда үтәлде, бу исә районда криминоген вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирде. Җинаятьчелеккә каршы, хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактика чараларына бүлекнең хезмәт итүчеләр составын максатчан туплауны оештыру мәсьәләләре көндәлек оператив хәл ителде.

Тугыз айда районда тер­кәлгән гомуми җинаятьләр саны былтыргының шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 33,8 процентка кимеде. Моңа барыннан да бигрәк урлашуларның, үтерү белән янау факт­ларының, кый­нау­ларның кимүе йогынты ясады. Балигъ булмаганнарның җинаять кылуы, шулай ук көчләү, хулиганлык итү, талау очраклары да теркәлмәде. Шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең артуы күзәтелде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Рәсемдә: өлкән оперуполномоченный Илнар Гыйльманов (сулдан), полиция начальнигы Илшат Зарипов, штаб начальнигы Людмила Юзеева, участок вәкаләтлесе Руслан Закиров, административ практика өлкән инспекторы Данил Фәттахов.

Н.Дәүләтов фотосы.

В.Исмәгыйлов,

Россия Эчке эшләр министрлыгының

Саба муниципальара бүлеге

начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X