Инвалид-спортчылар көч сынашты

Узган сишәмбедә район үзәгендәге стадионда инвалидлар өчен турнир уздырылды.
Аларны ярышка алып килү авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән иде. Бу эшне кемнең ничек оештырганы бәйгенең массакүләмлелегенә дә йогынты ясады. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне актив тормышка җәлеп итү җирле үзидарә җитәкчеләреннән оста педагог-психолог булуны да сорый бит. Бәйгенең максаты белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Р.Кәримов таныштырды. Август аенда инвалидларның республика ярышлары булачак, шуңа җыелма команда туплау өчен иң көчлеләрне ачыкларга кирәк. "Бүгенге бәйгене сайлап алу ярышлары дип атарга була. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, районны республикада алдынгы урыннарга чыгару өчен өлеш кертерсез дип ышанам",- диде Рәшит Кәримов һәм көч сынашуларга старт бирде.
Инвалидлар йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә һәм ядрә этәрүдә ярыштылар. Уңган-булган барысын да булдыра, диләр. Иштуганнан Лилия Габдуллова 100 метрга йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә беренче урынны алды. Юлбаттан Илназ Вәлиев та спортның шушы төрләрендә җиңү яулады. Ядрәне хатын-кызлардан иң еракка Иске Икшермәдән Лариса Мамаева, ир-егетләрдән Сабадан Азат Әхмәтов этәрде. Лесхоз бистәсеннән килгән инвалид-спортчылар да сынатмадылар. Ядрә этәрүдә Хәмит Мөгътәсимов Азаттан азга гына калышты, Галинур Фәйзеров озынлыкка сикерүдә 2нче урынны алды. Иштуганнан Руслан Хәйруллин да бик җитез йөгерә икән, күнегүләр үткәрсә, республикада да район данын яклау мөмкинлеге бар. Җиңүчеләргә һәм призерларга Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Грамоталарын һәм акчалата бүләкләр тапшырган Рәшит Кәримов та ярышларны йомгаклаганда әнә шуңа басым ясады. Хөкемдарлар әйткәнчә, бигрәк тә ядрә этәрү күнекмәләрен камииләштерергә кирәк икән, кагыйдәне аз гына бозсаң да, ярыштан төшеп калуың бар. Ә гомумән алганда, спортчыларыбызның бәйгеләрдә сынатканнары юк әле, гел аллдынгы урыннарда.
Бәйге заман белән бергә атлаучы бу кешеләр яхшы спорт формасында, актив тормыш рәвеше алып баруларын һәм үзләренә генә хас карашларга ия икәнлеген күрсәтте.
Ф.Мәүлетов.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 16:57Россиядә чәчәк авыруына каршы яңа вакцина барлыкка килергә мөмкин «Вектор» үзәге чәчәк авыруына каршы яңа вакцина («Ортопоксвак») теркәргә ниятли.2600
-
18 май 2022 - 16:07Инвалидлар игътибарына Район үзәк хастанәсеннән хәбәр итүләренчә, кешене инвалид дип тануның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 октябрендәге 1697 номерлы карары белән расланган вакытлыча тәртибе (автомат рәвештә озайту) 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.3300
-
18 май 2022 - 15:32Лесхоз картлар интернат-йортында "Саба чишмәләре" коллективы булып китте Гаилә-ул гади сүз генә түгел, һәр кеше тормышында иң төп кешеләр. Кеше тормышында күп нәрсә гаиләнең аңа нинди әхлакый кыйммәтләр кертүенә, гаиләдәге тормыш ничек үтүенә һәм киләчәктә кеше үзе нинди гаилә коруына бәйле.4200
-
18 май 2022 - 14:50Шәмәрдән үзәк мәчетендә икенче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде Шәмәрдән үзәк мәчетендә икенче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Изге чарада 40ка якын бала катнашты, иң кечкенәсенә 2,8 яшь иде.4600
-
18 май 2022 - 13:39Агымдагы атнада “Тоннель” операциясе була Агымдагы атнада ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатында, районда чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрә. Юлларда игътибарлы булыгыз. Агымдагы елның I кварталында әлеге чара барышында барысы 31 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.6400
-
18 май 2022 - 11:38Шәмәрдән лицеенда “Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык” дигән темага цифр дәресе булып узды 17нче май көнне Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда “Үсеш” тә “Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык” дигән темага цифр дәресе булып узды.10000
-
18 май 2022 - 10:40Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында әниләр һәм балалар очрашуы узды 17 майда Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә"проекты кысаларында әниләр һәм балалар очрашуы узды.11200
-
18 май 2022 - 08:4718 май – Халыкара музейлар көне Әлеге бәйрәм 1977 елда Халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Шул көннән алып 18 май - безнең планетаның һәрбер почмагындагы барлык музей һәм аңа килүчеләр өчен истәлекле көн.8800
-
17 май 2022 - 16:03Иске Икшермә авылында яшәүче Хәдия Камали кызы Сафина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды Хәдия Сафина Әтнә районында ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән. 4 сыйныф кына белем алырга туры килә. 12 яшеннән колхозда эшли башлый. 1952 елдә кияүгә чыгып, озакламый Челекен шәһәренә күчеп китәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1996 елда Иске Икшермә авылына кайтып төпләнәләр.19000
-
17 май 2022 - 15:07Сабада купфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарыла Байлар Сабасы бистәсендә барлыгы күпфатирлы 45 йорт исәпләнелә. Алдагы елларда Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында аларның берничәсенең ишегалдында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган иде инде.19300
-
17 май 2022 - 14:00Алдагы ял көннәрендә Татарстанда кырау төшәргә мөмкин 18 май көнне көндез кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез +10..+15 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.13300
-
17 май 2022 - 13:48«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь – Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.36700
-
17 май 2022 - 12:59Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды.21600
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
8 май 2022 - 22:06Пүкәл авылында һәйкәл ачылышы
-
2 май 2022 - 21:08Сәхифәбез ”Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана
-
1 май 2022 - 08:15Сабайда йомырка жыю йоласы балаларны шат итте
-
15 май 2022 - 07:56"Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә катнашкан яшь йолдызларыбыз Саба сәхнәсен балкытты [фоторепортаж] Район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2022» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашучыларның зур гала-концерты булып узды.43600
-
15 май 2022 - 11:14Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары янә арта башлады Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары, җиде атна кимегәннән соң, янә арта башлады. Шул ук вакытта, үлүчеләр саны азая. Бу хакта «Российская газета» ТАСС агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.36800
-
17 май 2022 - 13:48«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь – Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.36700
-
16 май 2022 - 11:08"Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - нәсел шәҗәрәсе " бәйгесенең финал этабы үтте Саба районы данын " Ахунҗановлар" нәселе тәкъдим итте.31600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика