Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Кая булсын инде – Сабага”

Узган җомгада Лесхоз мәдәният йортында Саба урман хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр. 2011 ел йомгакларына багышлап үткәрелгән слетта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Х.Мусин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов катнашты.

Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин үзенең кереш сүзендә әйткәнчә, слетка урманчылыкларның һәм аларга хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең иң уңган, иң тырыш эшче-хезмәткәрләре чакырылган иде. Коллективлар Урман елында күркәм хезмәт күрсәткечләренә ирешкән. Аерым алганда, 2 мең гектарда яшь үсентеләр тәрбияләнеп, 90 мең кубометр күләмендә чыгарылган агач материалларыннан 240 миллион сумлык продукция җитештерелгән. "Инде агымдагы 1нче кварталын да уңышлы төгәлләп киләбез. Ике айда 40 тонна күркәсе җыеп, быел ачылган орлыкчылык-селекция үзәге өчен утырту материалы әзерләдек. Хәзер ике семенада орлыкларны утырту эше башланды. Легендар урманчы Нургали Миңнехан улы нинди эз сызып калдырган, шул юлдан тайпылмыйча алга барабыз",- диде җитәкче. Слетта катнашучылар үзләренең остазлары, Саба җирендә җуелмас эз калдырган Н.Миңнехановны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары леспромхозлар өчен авыр елларда фидакарьлек белән хезмәт иткән урманчылык эше ветераннары Ш.Закиров, С.Гыймадетдинова, З.Сабиров, М.Шәйморатова, А.Удалова, Н.Евдокимов, Ә.Шәрифуллина, М.Ахунова, Илдар һәм Гайдар Гарифҗановлар сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде.

Тантанага үзенчәлекле сценарий язылган иде. Слетта катнашучылар виртуаль поездда урман илендә "сәяхәттә йөрделәр". "Уңыш" тукталышында 2011 ел эш нәтиҗәләре буенча "Югары җитештерүчәнлек өчен" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Мисал өчен, урманчылыклар арасында - Курса, ә эшкәртү тармагында Үзәк урман пункты коллективлары беренче урыннарны алган. Шулай ук II-III урыннарны алган Кукмара, Ленин урманчылыклары, Иштугандагы склад коллективлары алдынгыларын бүләкләү өчен акчалата премиялләр бирелде.

Һөнәрләре буенча мактаулы исемнәргә лаек булучыларны "Үрнәк" станциядә "тукталыш" ясап хөрмәтләделәр. 2011 ел күрсәткечләре буенча Шәмәрдән урманчылыгыннан Р.Газизҗанов - "Иң яхшы урманчы", Ленин урманчылыгыннан Р.Закиров - "Иң яхшы мастер" исемнәре алды. Мишәбаш урманчылыгыннан Илсур Нигъмәтуллин - "Иң яхшы тракторчы", Үзәк урман пунктыннан Р.Әхмәтҗанов - "Иң яхшы оператор", Р.Минһаҗева - "Иң яхшы рәссам",Р.Сафин һәм А.Әгъләмҗанов - "Иң яхшы станокчы", А.Акашкин - "Иң яхшы манипуляторчы", Д.Насыйбуллин - "Иң яхшы машина йөртүче", Ленин урманчылыгыннан И.Сабирҗанов - "Иң яхшы слесарь", - "Иң яхшы механик", Курсадан Ф.Садриев - "Иң яхшы умартачы", Сабабаштан Д.Хәйруллина - "Иң яхшы мунчала эшкәртүче", Р.Газизҗанов "Иң яхшы терасса ясаучы" булганнар.

Шулай ук "Юбилей" станциясендә быел туган көннәрен билгеләп үткән урманчылар бүләкләнде.

Слет программасын үзенең чыгышында Харис Мусин да мактады. "Бик матур сценарий язылган. Бу тантанага урманчылар тормышының иң матур мизгелләре дип карарга кирәк. Бүген биредә урманчыларга мәдхия җырланды, хезмәтләре зурланды. Матур эшли, хөрмәтли беләсез. Саба урман хуҗалыгы беркайчан да белгечләргә мохтаҗ булмады, әле моннан соң да бик озак шаулатып эшлисе бар. Әле менә республика урман хуҗалыгы белән танышырга Азия илләреннән зур делегация килүе көтелүе уңаеннан министрыбыз белән аларны кайларга алып барачагыбыз турында киңәшкән идек. Наил Гамбәрович: "Кая булсын иде, юл бер генә - Сабага",- дип җавап бирде.

Кайткач, Саба урманчылары сезнең тәкъдимне алкышлап кабул иттеләр диярмен инде",- диде министр урынбасары һәм В.Гыйззәтуллинга ачык һавадагы иң югары культуралы питомник тотучы хуҗалык җитәкчесе буларак Грамота тапшырды. Үзенең чыгышында башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов та урманчыларын хезмәтен югары бәяләде, алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәтлэре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: les