Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанда җәйге Олимпиада булачак

Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты килгән кунаклар саны һәм оештыру дәрәҗәсе буенча үзенчәлекле бер вакыйгага әйләнеп, шәһәр дәрәҗәсен яңа баскычларга күтәрде.

Татарстан башкаласы кунакларга тагын нәрсәләр тәкъдим итә ала - бу турыда Казан Мэры Илсур Метшин журналистларга сөйләде.

- Мондый спорт форумы бездә беренче тапкыр үтә - Советлар Союзы вакытында да, Россиядә дә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәне булмады. Безнең аны үзенчәлекле итәсе килде. Һәм ФИНА президенты Хулио Маглионе сүзләренчә, ул чыннан да үзенчәлекле булды, шул исәптән катнашучылар саны буенча да - чөнки бәйрәм кунакларсыз үтәргә тиеш түгел, без моңа шатланабыз гына. Без кешеләрне берләштерә торган вакыйга үткәрәбез. Һәм Казан бөтен дөньядан килгән кунаклар саны белән бергә бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрелә, - диде Илсур Метшин. Казан башлыгы шәһәрнең төп байлыгы булган шәһәр халкы турында аерым сөйләде.

- Безгә 1010 ел. Без - бай тарихлы, бай мәдәниятле халык. Ләкин безнең төп казанышыбыз - ул безнең шәһәр халкы. Менә инде гасырлар дәвамында 116 милләт вәкиле тыныч һәм дустанә мөнәсәбәттә бергә күңелле итеп яши бирәләр. Бу безнең уңышларыбызның төп кыйммәте. Христиан чиркәве һәм мәчет янәшә урнашкан, аннан бераз гына читтә - синагога, бераз гына алдарак - католик костеле. Без Казанны барлык кеше өчен дә уртак йорт итәргә тырышабыз. Биредә халык бары тик начар һәм яхшы төрләренә, ягъни ике милләткә генә бүленә. Һәм соңгысын минем очратканым юк! Нигездә, казанлылар игелекле, яхшы кешеләр. Шәһәрнең төп үзенчәлеге - кунакчыллык һәм игелеклелек. Әлеге сыйфатлар безгә буыннан-буынга күчеп килә, - дип тә өстәде мэр.

"Казанда җәйге Олимпиада булачакмы дигән сорауга, Илсур Метшин 100% булачак!" дип җавап бирде.

- Кайчан булачак - сорау менә шунда гына. Мин эшләгән вакыттамы - миннән соңмы? Казанның Олимпиада үткәрерлек мөмкинлеге бар. Минем моңа шигем юк. Безнең планда халыкара вакыйгаларны, шул исәптән җәйге Олимпиаданы үткәрү дә каралган, - диде шәһәр башлыгы. Мондый төр чаралар яңа дуслар, партнерлар табарга, яңа гамәлләр өйрәнергә ярдәм итә дип саный Мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев