Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ ДА КУШЫЛГАЧ...

Һәр фасылның үзенә генә хас бәйрәме була. Яз - Нәүрүз, җәй - Сабантуе, кыш - Яңа ел бәйрәме белән истәлекле булса, табигать алтынсу төскә кергән мәлләрдә, уңыш бәйрәмен уздырабыз.

Соңгы елларда районыбызда көз тамашасына тагын бер үзенчәлекле чара - Кабак бәйгесе дә өстәлде.

Быел ул кабак үстерү­челәрне бәйге узасы мәйданга 8нче тапкыр җыйды. Көне дә "заказ" буенча җылы, кояшлы булды, әйтерсең лә урамда сентябрь азагы түгел, ә җәй ае. Мәйдан уртасыннан агылган милли көйләр, халыкның мәш килеп күргәзмәдәге табигать нигъмәтләренә сокланып, тел шартлатып йөрүләреннән кәеф күтәрелә, дөнья мәшәкатьләрен азга гына булса да читкә куеп, үзең дә шул агымга кереп кушыласың. Күргәзмәсе дә, әбиләр әйтмешли, исең-акылың китәрлек. Авыл җирлекләре, мәктәпләр генә түгел, шәхси хуҗалыклардан да галәмәт зур һәм үзенчәлекле булып үскән кабаклар китерелгән.

Күргәзмәдә кем ничек булдыра ала, шулай фантазиясен эшкә җиккән. Яшелчәләр пат­ша­бикәсеннән мәчет ясаучылар да, кабакны төрле әкият геройлары итеп киендерүчеләр дә бар. Күпчелек кабак композицияләре 2013 елда уздырылучы Универсиадага багышланган иде. Универсиаданың символы - Барсны да, төрледән-төрле спорт объектларын да бик оста итеп корып куйганнар яшелчә үстерүчеләр. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов та үз чыгышында күргәзмәгә соклануын белдереп: "Әле мәйдан янына килеп, күргәзмәне караганчы ук исем китте: авыл сабантуйларында да моның кадәр күп халык җыелмый торгандыр. Бу бәйрәм, дөрестән дә, районда киң колач алды. Кабактан нәрсә генә ясамаганнар уңганнарыбыз, тырышлыкларына таң калырлык. Бәйрәмебезнең географиясе дә киңәя - быел Балтач, Теләче якларыннан килгән катнашучылар да бар. Куйган хезмәтегез, зурлап бәйрәмгә килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә", - диде.

Күргәзмәләргә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләрнең исемнәрен атар алдыннан бәйрәмне оештыручы "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова: "Быелгы тикшерү комиссиясенә бик авыр булды. Һәрберегез кабакны җәй буе су сибеп, күңел җылысын биреп үстергәнсез. Хәтта бәйрәмгә дип махсус үстерелгән кабаклар бар. Арташ, Нырты авылларында, мәсәлән, кабак­ларны баулар белән бәйләп, төрле формаларга кертеп үстергәннәр",-диде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

А.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев