Корткыч бөҗәкләр
Соңгы вакытларда җиләк-җимеш агачларында күпләп очкан ак күбәләкләрне күпләр күргәне булгандыр.
Аларның ак канатында аермачык булып кара җепселләр күренеп тора, канат озынлыгы 7 сантиметр тәшкил итә. Бу күбәләкнең - дүләнә (боярышница). Аның гусеницасы алмагачның, шомыртның, баланның, чиянең яфракларын зарарлый. Алар элегрәк тә урманнарда, болыннарда гына очраса, хәзер күпләп үрчегәннәр. Моны аларның дошманнары азаюы белән аңлатып була. Дүләнә күбәләге хәзер күпләп йомырка сала, әгәр дә киләсе ел да быелгыга охшап килсә, алар чын афәткә әйләнүе мөмкин. Бу бөҗәкләр белән көрәшү өчен көз көне яфракларны, күбәләк ояларын, җыеп яндырырга кирәк, язын агачлар чәчәк атар алдыннан антиа, гардена, дурөбан, залөн, карбофос интекцидлары белән сиптерергә кирәк.
Бу уңайдан тагын бер корткыч бөҗәк түрында әйтеп үтәргә кирәк.Ул халык телендә сирень корты (шпанская мушка) дигән бөҗәк. Элеккеге елларда бик сирәк очрый торган әлеге корткыч быел котырып үрчеде. Бик сасы исле бу бөҗэк кантаридин дигән агу бүлеп чыгара, кешеләр һәм хайваннар өчен бик зыянлы. Шуңа күрә сирень кортын кулга тотмаска, аңа орынмаска кирәк.
М.Фәттахов,
"Россельхознадзор"ның Татарстан буенча дәүләт тикшерүчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев