Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кредит һәм бурычка акча бирүне рекламалау рөхсәт ителми

Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертүне таләп иткән шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасы карамагына тапшырылган.


Әлеге документ кредит һәм бурычка акча бирүне sms-хәбәрләр, тышкы реклама һәм башка ысуллар белән рекламалауны тыярга чакыра. Бу хактагы мәгълүмат фәкать банк офисларындагы реклама материалларында гына булырга тиеш, ди канун проекты әзерләгән депутат Сергей Миронов.

Проект яклау табып, канун гамәлгә керсә, хокук бозучы гражданнарны - 5 мең сум, юридик зат булмаган эшмәкәрләрне - 50 мең сумга кадәр, ә юридик затларны - 1 млн. сумга кадәр штрафка тарта башларга мөмкиннәр.

Кредит оешмаларына халык яхшылап уйлаганнан соң гына мөрәҗәгать итәрлек булырга тиеш, ди депутат.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев