Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыр эшләре башланды [+фоторепортаж]

Район буенча быел язгы кыр эшләрен 24 мең гектар мәйданда башкару ниятләнә. Хуҗалыкларда күпьеллыкларны тырмалау, тукландыру, ор­­­лык агулау эшләре баш­ланып китте.

"Саба" җәмгыятенең Сатыш, Ки­бәче, Явлаштау бригадалары, "Нырты", "Ту­ган як", "Курсабаш", "Шыт­су" җәмгыятьләре күпь­еллык үләннәрне тыр­­малау һәм уҗым­нар­ны тукландыру эше­нә беренчеләрдән булып ке­реште.
16 апрельдә "Шытсу" хуҗалыгында район хуҗалыкларының аг­­рономнары, агулау ма­­шинасы машинистлары катнашында һәм авыл хуҗалыгы ида­­рә­се белгечләре җи­тәкчелегендә гамәли сөйләшү узды. Биредә янә бер кат орлык агулау хезмәтенең үзенчә­лекләре, агу-химикат­лар белән эшләүгә куелган таләпләр, хез­мәт куркынычсызлыгы бу­енча бил­геләнгән тәкъ­димнәр һәм башка мәсьәләләр каралды. Киңәшмә эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсән­шин катнашты. Эш ке­шесенә уңай шартлар тудыру көнүзәк мәсьә­ләләрнең берсе булып тора. Бу юнәлештә "Шытсу" хуҗалыгы уңай яктан күрсәтелде. Сөй­ләшүдә орлык агулау агрегатларына, агу сиптергечләрнең әзер­леге һәм төзеклегенә дә зур игътибар бирелде.
Быел район кырларында яңа төр - люпин, вика һәм соя культуралары игү күздә тотыла. Люпин моңарчы 60-70 гектарда үсте­релсә, быел аның мәй­даннарын 350гә үк җиткерергә планлаштыралар. Вика культурасы да 150 гектарга чәчеләчәк. Әлеге культуралар пар җирләренә чәчелеп, уңышын көзен бөртеккә суктырып алуны исәп тота. Кузак­лы культураларның мәй­даннарын артты­ру­ның максаты - малларның рационын про­теин, аксымга бай ри­зыклар белән тулыландыру.
Аксымга бай культурадан борчак 2500 гек­тар мәйданда иге­ләчәк. Моңарчы сынал­ган "Ве­нец", "Таң", "Ва­рис", "Ватан" сортла­рыннан тыш, "Усатый кормовой" сортын да сынап карау күздә тотыла. Бөр­теклеләрдән югары реп­родукцияле орлык чә­чеп, мул уңыш алу игенчеләр алдына куелган төп бурыч. Шул максатны күздә тотып "Урта Саба" хуҗалыгыннан - 150, "Юлбат"тан - 160, "Саба" җәмгыятеннән - 420 тонна элиталы чә­чүлек орлыклар ху­җалыкларга таратылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев