Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөмкинлекләр арта

"Кибәче" филиалының Төбәк фермасында дүрт ел элек октябрь аенда файдалануга тапшырылган саву заллы сөтчелек комплексы сыерларның продуктлылыгын арттыру белән бергә, яңа төзелешләр исәбенә дә мөмкинлекләрен киңәйтә бара.

Биредә хәзерге көндә дә төзү эшләре кайнап тора. Саву залы белән бер түбә астына кертеп төзелгән тудыру бүлегендә эш төгәлләнеп килә. Өч айга кадәрге яшь бозауларны җәйге чорда үстерү өчен өсте ябулы заманча, уңайлы корылма булдырылган. Агымдагы кышлату чорында арка тибындагы 300-350 башка исәпләнгән яңадан бер яңа торак терлек кертергә әзерләнә. Биредә бер центнердан алып каплату авырлыгына кадәрге таналар урнаштырылачак. "Хәзерге вакытта 120 баш буаз танабыз бар",- ди комплекс начальнигы Илгиз Ибәтов. Аның сүзен филиал җитәкчесе Ленар Һадиев тулыландырып:

-Шунысын да әйтергә кирәк, бездә читтән кайтарылган сыерлар юк. Көтүне район хуҗалыкларында һәм үзебез әзерләгән таналар исәбенә тулыландырабыз. Шуңа да сыерларның физиологик хәленә зур игътибар бирелә, 335 савым сыер комьютерга кертелгән. Зоотехник Резеда Фәрхуллина белән ясалма орлыкландыру технигы Земфира Ибәтова аларның продуктлылыгын һәм җилемнәрен маститка каршы тикшереп-карап торалар,- дип, коллективның эшчәнлеге белән таныштыруын дәвам итте. Комьютерлашкан торакларда гадәти фермалардагы кебек атна саен сыерларның продуктлылыгын билгели торган контроль савымнар үткәрелми.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимулина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Рәсемдә сыер саву операторлары Гөлсинә Фәйзерахманова (сулда) белән Фидәлия Фәйзетдинованы күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев