Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләр сүзе изгелеккә тартыр

Конкурска газета укучыларыбыздан 30дан артык хат килде.

Газетабызның узган санында Халыкара Аналар көне уңаеннан игълан ителгән иң яхшы язмаларга, шигырьләргә конкурска йомгак ясалачагы турында хәбәр иткән идек. Ниһаять, өченчекөн редакциябездә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү чарасы үткәрелде. Тантанада Саба муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Т.Шәрәфиев та катнашты.

Конкурска газета укучыларыбыздан 30дан артык хат килде. Бигрәк тә Шәмәрдән лицее, Тимершык, Явлаштау урта мәктәпләре укучылары активлык күрсәтте. Язган хатларында, шигырьләрендә барысынының әниләре турында бер сүздә, уртак фикердә булулары сокландырды. ".Җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда", - дип яза шагыйрьләребез әниләр турында. Чыннан да, әниләр тормышыбызны ямьләүче, иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр. Минем әнием ........ Аның һәр сүзе - минем өчен изге сүз. Шуңа күрә мин гел әнием кушканча эшләргә тырышам, бөтен сүзләрен тыңлыйм. Ул өйдә тәмле ашлар пешерә, безгә матур кофталар бәйли. Ул гади, тырыш, шәфкатьле, сабыр, эшчән, тугрылыклы, тыйнак, акыллы кеше...." Менә шундый эчтәлектәге язмаларны һәр укучы үзенеке итеп кабул итә алыр иде. Чөнки әниләрне уртак күркәм сыйфатлар берләштерә, алар балалары өчен барысын да эшләргә әзер. Шуның өчен без барыбыз да әниләребезне яратабыз, аларның бәхетле булуларын телибез, инде арабыздан киткәннәрен юксынабыз, сагынып искә алабыз. Әмма барысы да ал да гөл түгел әле. Тормыш чынбарлыгы кайчак сискәндерә дә. Шуңа да конкурска килгән язмаларга урыннар билгеләгәндә барасын да исәпкә алырга тырыштык. Шулай итеп, I урынга Сатыштан Дания Гыйльметдинованың "Сөйлим әнием турында" дигән мәкаләсен лаек дип таптык. Икенче урын Иштуганнан актив хәбәрчебез Хәлил Мортазинга ("Исән чвкта кадерлик"), 3нче урын эпистоляр стильдәге язмасы өчен Казан федераль университеты студенты Рамилә Гарифуллинага бирелде. Моннан тыш Байлар Сабасыннан актив хәбәрчебез Тимерхан Мөхәммәдияров, мәктәп укучылары Сөмбел Вәлиева (Килдебәк)Зәринә Фазылова, Таңсылу Фазылова, Булат Мусин (Тимершык), Әдилә Шәрипова (Курсабаш), Оксана Абросимова (Шәмәрдән) редакциянең Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Тимершык мәктәбендә балаларны әдәби түгәрәккә тартудагы актив эшчәнлеге өчен укытучы Зәнфирә Нуруллинаны да Грамота белән билгеләп үттек. Бүләкләрне Таһир Габдерахман улы җиңүчеләрне тәбрикләгәндә ясаган чыгышында әйткәнчә, энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дигән гыйбарәне күздә тотып әзерләгән идек. Әниләр турында язу өчен кулларына каләм алучылар иң олы бүләккә - Аналарның гомерлек рәхмәтенә, хәер-догасына лаеклы. Газета мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов бәйгегә йомгак ясап, хәбәрчеләрне алга таба элемтәләрне өзмәскә, иҗади хезмәттәшлекне дәвам итәргә чакырды. Конкурстан соң әниләр турында алынган хатлар да моны ачык раслый.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Иштуганнан актив хәбәрчебез Хәлил Мортазин тэбриклэнэ

Рэсемдэ: Иштуганнан актив хәбәрчебез Хәлил Мортазин, Сатыштан Дания Гыйльметдинова, Казан федераль университеты студенты Рамилә Гарифуллина, Байлар Сабасыннан актив хәбәрчебез Тимерхан Мөхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X